Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында төтен торбасының төзек булмавы фаҗигагә китергән

Өч кеше зыян күргән.

Иске Мурзиха авылында яшәүче өч кеше 13 декабрь кичендә газ исе чыгудан зыян күргән. Авыл җирлеге башлыгы Илдар Гаделшин сөйләвенчә, фаҗига өлкән яшьтәге авыл халкы гаиләсендә булган. Ачыкланганча, һава температурасының үзгәреп торуы аркасында төтен торбасының башы бозланган, һәм бу фаҗига сәбәбе булган. 

Төтен торбасының бозлануы җитди нәтиҗәгә китерә. Гаилә башлыгы хәзер реанимациядә, аның хатынының хәле бераз яхшырак, әмма ул да стационарда дәвалана. Авылдашларына ярдәмгә килгән күршеләре дә зыян күрә. Аны хастаханәгә алып китәләр, тикшерәләр, ләкин ул хастаханәгә ятудан баш тарта.

Бәлане булдырмас өчен, халыкка түбәндәге куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк:

  • төтенне тарту көчен тикшермичә торып, көнкүреш газ приборларын кулланырга ярамый, бу углекислый газ белән агулануга китерергә мөмкин;
  • газ приборларын эшләтеп җибәргәнче һәм эшләгәндә төтен чыгару һәм вентиляция каналларында тартуны тикшерергә;
  • приборларның куркынычсызлык автоматикасының эшләвенә аерым игътибар бирергә кирәк;
  • төтенне кирегә тарту (обратная тяга) яки ул бөтенләй булмаганда авария газ хезмәтенә кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

Аварияләр, газның чыгып торуы, газ кулланучы көнкүреш җиһазларының төзексезлеге турында авария газ хезмәтенә 04 яки 104 телефоны аша кичекмәстән хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев