Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуга районында үлем белән тәмамланган юл һәлакәте булган

Бу турыда ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итәләр. 

Кичә, 15 сәгатьтә Татарстанның Алабуга районында, Яковлево авылыннан ерак түгел М-7 трассасының 986 километрында юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. ДТПда Яр Чаллыда яшәүче 38 яшьлек хатын-кыз үлә.

Алабуга районы ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, «Газель» автомобиле йөртүчесе борылыштан чыккан һәм Чаллы ягыннан Казанга таба хәрәкәт иткән «Daewoo Nexia» автомобиленә юл бирмәгән. Нәтиҗәдә, чит ил машинасы «Газель»нең арткы өлешенә килеп бәрелә. 

Фаҗига нәтиҗәчендә, «Daewoo Nexia» автомобиле пассажиры һәлакәт урынында вафат булган, ә машина йөртүче һәм тагын ике пассажир Алабуга хастаханәсенә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев