Алабуга нуры

Алабуга яшьләре ничек ял итә?

Эшең булса - ашың булыр. Гаиләңә табыш китерү - үзе бер сөенеч, тамак тук, өс бөтен, күңел дә шатлана. Хезмәт куйганнан соң, ял итү зарур, әмма аны оештыра белергә дә кирәк бит әле.

Эштән кайткач, диванда сузылып яту - ял түгел, ул, гомумән, кызыклы шөгыль булмас. Шулай ук, компьютер алдында уйнауның да тора- бара кызыгы бетә. Иң яхшысы - мавыктыргыч, үзеңә кирәкле шөгыль табу. Болардан тыш, иң элек үз-үзеңә "һәр ялны бушка үткәрмим" дип сүз бирсәң, тагын да яхшырак.

Тормыш тиз үтә дә китә, яңа хисләргә ияләшүдән куркырга кирәкми, киресенчә, яңалыкка омтылсаң - файдага гына.

Беренче әңгәмәдәшем - Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең музыка-сәнгать эстрадасы факультетында беренче курсны тәмамлаучы студент кыз - Эльвира Шәйдуллина.

- Мин Алабугада туып-үстем. Монда минем бөтен тормышым. Әле хәзер каникуллар дәвам итә, шунлыктан, кибеттә кирәкле концтоварлар сату белән мәшгульмен. Гаҗәеп кешеләр белән эшлим, ә ял көннәрем искиткеч үтә минем. Һәр шимбә җиткәч, гаиләбез белән түгәрәк өстәл артында әни пешергән үзенчәлекле ризыкларны авыз итеп, атна арасында булган хәлләрне сөйләшеп утырабыз. Якшәмбе көнендә, бертуган абыемның улын - Робертны карыйм. Ул әле кечкенә, ләкин шулай булуга карамастан, Александр паркында табигать белән хозурланабыз. Шулай ук, дусларым белән Шайтан шәһәрчеге тирәли велосипедта йөрибез. Яллар үткәнен сизми дә калабыз, - ди ул елмаеп.

Җитештерү өлкәсендә эшләүчеләрнең ялы белән дә кызыксындым.

- Мин "Полиматиз" заводында эшлим. Хезмәтем көн аралаш булу сәбәпле, ялларым нәкъ шимбә, якшәмбегә туры килми, шулай да, ял вакытында туган ягыма кайтып килергә, әти-әниемә булышырга өлгерәм. Алабуга шәһәрендә ял урыннары күп: җәяү йөрисеңме, машинадамы... Ялда, көндезләрен Кама елгасына балык тотарга барсам, кич җиткәч, иптәшем белән суның тын гына чайкалып акканын күзәтергә яратам, - ди Илдар Хамматов.

Чираттагы әңгәмәдәшем мине эше һәм үзенчәлекле ял итүе белән шаккатырды.

- Торак-йортларның чисталыгы өчен инде берничә ел рәттән җавап бирәм. Сүз дә юк, кешеләр көнбагыш кабыкларын чүп савытына салсалар, яхшырак булыр иде. Мин зарланмыйм, чөнки ял вакытым бик яхшы үтә. Көннәр буе эшләп арыганлыкны эссе мунча юк итә, шулай ук кичләрен Кама буена йөгерергә чыгам һәм еш кына бассейнга йөрим. Яңгырлар күп яуганлыктанмы, быел гөмбә мул булды, бәлки без урынын белеп барганбыздыр, - ди Александр Катаев.

Ял көннәрендә кәефне күтәрердәй берничә ысул турында мин дә әйтеп китәр идем. Алабуга шәһәре күргәзмә, музейларга бай, ял көненең берничә сәгатен шуңа багышласаң - менә дигән! Гаилә белән мәдәният йортына көн саен диярлек булган концертка барып кайтырга мөмкин. Кемнәрдер көнен үзе генә, тынычлыкта үткәреп җибәрергә ярата, алар шәһәребезнең мәчет яки чиркәвеннән урап кайтса, күңел сафлыгы тояр. Ял вакытында да эшсез тора алмаучылар үз бакчаларында өлгергән уңышларын җыя - хезмәт төрен үзгәртү дә ял булып тора.

Эшебез дә, ялыбыз да файдалы булсын, бары яхшы кәеф кенә китерсен!

Айсылу ГАЙНЕТДИНОВА

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: