Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада җәяүлеләр кичүендә машина кешене бәрдергән

Җәяүле Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелә.

13 гыйнвар иртәсендә Алабугада җәяүлене машина бәрдерә. Авария турында җирле Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр.

ВАЗ 2114 автомобиленең 60 яшьлек йөртүчесе, Таҗи Гыйззәт урамы ягыннан Яшьләр урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 14.1 пунктын боза, көйләнмәгән җәяүлеләр кичүенә якынлашканда, юл аркылы чыгучыга юл бирми һәм 47 яшьлек хатын-кызны бәрдерә. Җәяүле Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелә, ул төрле дәрәҗәдә имгәнүләр ала.

Сүз уңаеннан, узган ял көннәрендә Алабуга районында 15 юл-транспорт һәлакәте булган. Дәүләт автоинспекторлары машина йөртүчеләрдән һәм җәяүлеләрдән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүләрен һәм юлларда уяу булуларын сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев