Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада автомобиль хуҗасы, арткы хәрәкәт иткәндә, җәяүлене бәрдергән

Вакыйга шәһәрнең аскы өлешендә булган.

Транспорт вакыйгасы 5 июльдә иртәнге сәгать 7дә Камал урамы буенча 31нче йорт янында булган.

67 яшьлек «ВАЗ 2115» автомобиль йөртүче, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 8.12 п.ны бозып, йорт ишегалдында баручы 44 яшьлек җәяүлене бәрдергән.

Вакыйга нәтиҗәсендә, травмалар алган җәяүлене ашыгыч ярдәм машинасында Алабуга район үзәк хастаханәсенә китерәләр.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Руслан Харисов алабугалыларны игътибарлы булырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм руль артында уяу булырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев