Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада янгын сүндерүчеләр кешеләрне янгыннан коткарган

Алар арасында бер бала да булган.

Кичә кичке бишләр тирәсендә 101 янгын сагы номерына Алабуга шәһәренең Мәскәү урамындагы торак йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.

Беренче каттагы бер фатирда ванна бүлмәсенә ут капкан. Куе төтен башка фатирларга да таралган.

Урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр махсус битлек ярдәмендә күрше фатирдагы хатын-кызны саф һавага алып чыккан. Ут белән көрәшүчеләр шулай ук икенче каттагы фатир тәрәзәсенә баскыч куеп, төтен аркасында фатирдан чыга алмаган 13 яшьлек малайны коткарган.

Берничә минуттан соң янгынны тулысынча сүндергәннәр. Юыну бүлмәсендә ваннага һәм түшәмгә ут капкан булган. 

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев