Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада янгында ике баласын югалткан гаиләгә өч бүлмәле фатир бүлеп биреләчәк

Шулай ук 100 мең сум күләмендә матди ярдәм.

Күп балалы гаилә яшәгән «Гринландия» поселогындагы шәхси йортта янгын чыгып, 12 яшьлек кыз һәм 3 яшьлек малайның гомере өзелде. Янгын турында хәбәр Алабуга полициясенә 15 мартта 00:32 сәгатьтә килә.

Бу көнне йортта гаилә башлыгы һәм өч балигъ булмаган бала кала, әнисе кызы белән шәһәрдән читтә була. Йортка ут капкач, 29 яшьлек ир-ат 8 яшьлек улын гына алып чыга алган. Икесе дә тән җәрәхәтләре белән үзәк район хастаханәсенә китерелә. Ике бала, малай һәм кыз, өйдә кала. Аларның гәүдәләре соңрак, йорт хәрабәләрен тикшергәндә табылган.

Янгынның мәйданы 67 кв. м тәшкил итә. Ут ике катлы йортны, шулай ук ишегалдында торган ВА3-2110 һәм Suzuki Grand Vitara автомобильләрен тулысынча юк итә. Янгын белән көрәшү өчен 14 берәмлек техника җәлеп ителә, 42 коткаручы эшли. 

Шәһәр прокуратурасы тикшерү оештырды, янгында ике кечкенә баланың һәлак булуы факты буенча җинаять эше кузгатылды.

Расланмаган мәгълүматлар буенча, янгын котелның төзек булмавы аркасында килеп чыккан. Әмма янгынның чын сәбәпләрен җаваплы ведомстволар ачыклаячак. Хәзерге вакытта зыян күргән гаиләгә акча җыю оештырылган.

Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев социаль челтәр аша зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашты һәм аларга матди ярдәм күрсәтеләчәген ышандырды. Соңрак район башкарма комитеты җитәкчесе Эльмира Әхмәдиева хәбәр иткәнчә, муниципаль торак фондыннан гаиләгә барлык кирәк-ярагы булган 3 бүлмәле фатир һәм 100 мең сум матди ярдәм биреләчәк.

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе янгында балаларын югалткан гаиләнең тирән кайгысын уртаклаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев