Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада янгыннан хатын-кызны коткарганнар

Вакыйга кичә кич булган.

Кичә Алабугада Мәрҗани урамындагы 7 нче йортның бер фатирында янгын чыккан. Вакыйганың нечкәлекләре турында Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Урынга килеп җиткәч, янгын сүндерүчеләр икенче каттагы фатирда матрац януын ачыклаган. 

Йорттан мөстәкыйль рәвештә 20 кеше эвакуацияләнә алган. 2нче катта яшәүче хатын-кыз, эвакуация юлы төтен белән капланганлыктан, йорттан чыга алмыйча калган. Аны килеп җиткән янгын сүндерүчеләр чыгарган.

Янгынның сәбәбен дәүләт күзәтчелеге тикшерүчеләре билгеләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев