Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада йөк машинасы белән автобус һәлакәтендә бер кеше һәлак булган

Юл һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылган.

Татарстанда Алабугада булган юл-транспорт һәлакәтеннән соң җинаять эше кузгатылган. Кичә кич «Алабуга» МИЗ территориясендә вахта автобусы һәм «КамАЗ» йөк машинасы бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган, берничә кеше хастаханәгә китерелгән. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. 

РФ Тикшерү комитетының ТР буенча тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 238нче маддәсенең 2нче өлеше (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү), РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсе (саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу) буенча җинаять эше кузгаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев