Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада йортта янгын чыгу сәбәбе билгеле булды

Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр юк.

Кичә Алабугада Танай тыкрыгында урнашкан йортта янгын чыкты. Янгын сүндерүчеләрне хуҗабикә каршы алды, ул өйдә кешеләр юк дип хәбәр итте. Коткаручылар янгынны тиз арада сүндерә. 

Янгын нәтиҗәсендә йортның чардагы, верандалары, мансарда катында түшәм, мунча һәм гараж эче яна. Янгынның гомуми мәйданы 182 кв.м. Һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк. 

Янгынның сәбәбе — электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, дип хәбәр итте Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең ПСО ФПС ГПС 15 янгын-коткару бүлегенең 75 башлыгы Евгений Шумилов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев