Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада кичә яшүсмер катнашында юл һәлакәте булган

Бу хакта ЮХИДИ идарәсендә сөйләделәр.

Лада Гранта автомобилен йөртүче 22 яшьлек кыз, РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 13.9 пунктын бозып, автомобиль белән икенче дәрәҗәле юлдан идарә иткәндә, «Юл бирегез» дигән билге таләбен үтәми.

Нәтиҗәдә, төп юл буйлап килүче Лада Гранта автомобиле белән бәрелешә. 

Бәрелүдән бер машина яна башлый, икенчесе юл билгесенә бәрелә. Янган машина сүндерелә. 

Алабуга үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлмәсенә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән 2007 елда туган балигъ булмаган пассажир китерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев