Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада маршрут автобусы катнашында авариядә булган

Юл һәлакәтендә 3 кеше төрле имгәнүләр алган.

10 сентябрьдә Алабугада юл-транспорт һәлакәте булган. Хирург Нечаев-Развилка маршруты буенча йөрүче 5нче санлы Форд автобусы Нефтьчеләр проспекты ягыннан Татарстанның 10 еллыгы урамы буйлап барганда, Мәскәү урамы чатында светофорның тыю билгесенә игътибар итми һәм Great Wall машинасы белән бәрелешә. 

Салонында 6 пассажиры булган маршрут автобусы РФ Юл кагыйдәләренең 6.2 һәм 6.3 пунктын боза, дип хәбәр иттеләр Алабуганың ЮХИДИ бүлегендә. 

Авария нәтиҗәсендә, автобусның өч пассажиры — 66 яшьлек ир-ат, 68 яшьлек хатын-кыз һәм 15 яшьлек кыз җәрәхәтләнгән. Аларда төрле имгәнүләр һәм җәрәхәтләр диагнозланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев