Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада начар һава торышы сәбәпле, бер тәүлек эчендә 24 юл-транспорт һәлакәте булган: ике кеше реанимациядә

Алабугалыларга юлларда уяу булырга һәм сәбәпсез юлга чыкмаска киңәш ителә.

Атнаның беренче көнендә Алабугада 24 юл-транспорт һәлакәте булган, дип хәбәр иттеләр Алабуга Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә. Аварияләрдә өч кеше зыян күргән, шуларның икесе реанимациядә. 

Дүшәмбе 14.00 сәгатьтә Бехтерево авылы янындагы трассада БМВ автомобиле йөртүчесе куркынычсыз тизлекне сайламаган, юл шартларын исәпкә алмаган һәм каршы килгән автомобильләрне үткәреп, борылышта торган зур йөк машинасына бәрелгән. Авария нәтиҗәсендә чит ил машинасының йөртүчесе һәм пассажиры Алабуга үзәк район хастаханәсенең реанимациясенә авыр хәлдә китерелгән.

Шул ук көнне 16.00 сәгатьтә Яшьләр урамындагы 12 нче йорт каршында машина җәяүлене бәрдергән. Лада 111930 автомобилен йөртүче, җәяүлеләр кичүе буенча юлны аркылы чыгып баручы 35 яшьлек җәяүлене бәрдерә. Җәяүле төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә эләгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев