Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада ике яшьлек бала өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән

Хәзер ул реанимациядә.

Алабугада өченче кат тәрәзәсеннән ике яшьлек бала егылып төшкән. Фаҗига 29 апрель кичендә Тынычлык проспектындагы 34 нче йортта булган, дип хәбәр иттеләр үзәк район хастаханәсенең матбугат хезмәтендә.

Тәрәзәдән егылып төшкән баланы ашыгыч медицина ярдәме бригадасы үзәк хастаханәнең кабул итү бүлегенә алып килә. Дежур табиблар бригадасы, травматология бүлеге мөдире Адель Әхмәтҗанов һәм рентген кабинеты мөдире Андрей Ившин тикшерү үткәрә һәм диагноз куя. 

Балада төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр, бәрелү һәм сөякләр сынуы ачыклана. 21.30 сәгатьтә зыян күргән бала табиблар бригадасы озатуында КДМЦга күчерелә. 

Хәзер бала реанимациядә. Хәле тотрыклы дип бәяләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев