Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада шәхси йортта чыккан янгында ике бала һәлак булган

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Бүген Алабугада коточкыч фаҗига: шәхси йортта чыккан янгында ике бала гомере өзелде. Вакыйга турында Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында сөйләделәр. 

Янгын күп балалы гаилә яшәгән шәхси йортта чыга. Фаҗига вакытында йортта 3 бала һәм аларның әтиләре була. Коткаручылар килгәнче, ир-ат 8 яшьлек улын коткарырга җитешә. Әтисе белән малайны хастаханәгә алып китәләр. 

Янгында 3 яшьлек малай һәм 12 яшьлек кыз һәлак була. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 67 кв. м. мәйданда ачык утны сүндерә. Вакыйга урынында 42 белгеч һәм 14 берәмлек техника эшли.

Тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. 

Бу вакыйганың барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев