Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада телефон зарядкасы аркасында янгын чыккан

Янгынның сәбәбе – смартфонны электр челтәренә тоташтырылган килеш караусыз калдыру.

Күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Владимир Соборнов хәбәр иткәнчә, 17 сентябрьдә Максим Горький урамындагы күпфатирлы йортның фатирында янгын чыккан, нәтиҗәдә диван һәм фатир бүлмәләренең бизәлеш элементлары янган. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хезмәткәрләре искәртә: янгыннар килеп чыгуны булдырмас өчен, фатирдан чыгып киткәндә электр җиһазларын (компьютер, телевизор, микродулкынлы мич, электр чәйнеге), электр челтәреннән тукланучы җайланмаларны, шул исәптән смартфоннар, планшетлар, тышкы аккумуляторлар һәм башкаларны сүндерергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев