Алабугада вахта һәм йөк машинасы бәрелешкән: 1 кеше һәлак булган
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән булды.
Бүген Алабугада куркыныч юл-транспорт һәлакәте булды. «Алабуга» махсус икътисади зонасына баручы юлда вахта автобусы һәм йөк машинасы бәрелешкән. Үз чыганакларыннан мәгълүм булганча, авариядә 1 кеше һәлак булган, ике кеше зыян күргән.
Тулырак мәгълүмат Алабуга районы ЮХИДИ башлыгы аңлатмасыннан соң билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев