Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада вахта автобусы һәм җиңел машина бәрелешкән, җиңел машинаның йөртүчесе үлгән

Бүген иртән Алабугада коточкыч юл һәлакәте булган.

Бүген иртән Алабугада үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Руслан Харисов хәбәр иткәнчә, авария 7.45тә Тугаров урамындагы Лазурный тыкрыгындагы 12А йорты каршында булган. Renault машинасын йөртүче 1972 елгы шофер, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламый, руль белән идарәне югалта, каршы як полосага чыга һәм вахта автобусы белән кара-каршы бәрелешә. 

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машина йөртүчесе шунда ук җан бирә. Урында тикшерү-оператив төркем эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев