Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада вахта автобусы яшүсмерне бәрдергән

Җәяүле юлны светофорның яшел сигналына чыккан.

Кичә Алабугада Тынычлык проспектында җәяүлене бәрдергәннәр. Вакыйга турында җирле Дәүләт автоинспекциясендә сөйләделәр. 

«2023 елның 1 ноябрендә 17.30 сәгатьтә Яшьләр урамы белән киселешкән урында Тынычлык проспектындагы 51 нче йорт янында НЕФАЗ вахта автобусын йөртүче РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 13.1 пунктын бозып, җәяүлеләр кичүе буенча транспорт светофорының яшел утына юл аркылы чыгучы 2008 елгы җәяүлегә юл бирми һәм аны бәрдерә. Җәяүле Алабуга үзәк район хастаханәсенә китерелә. Зыян күрүченең сул аягы сынган. Госпитализацияләнгән», — дип хәбәр иттеләр Алабуга Дәүләт автоинспекциясенең матбугат хезмәтендә.

Дәүләт автоинспекторлары юл хәрәкәтендә катнашучыларны юлларда игътибарлы булырга, яктылык кайтаручы элементларны кулланырга чакыра. 

«Хөрмәтле җәяүлеләр, сезнең куркынычсызлыгыгыз сезнең кулларда: үзегезне юлда күренеп торырлык итегез, яктылык кайтаручы элементлары булган кием киегез», — дип искә төшерә инспекторлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев