Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада юл һәлакәтендә 2 кеше зыян күргән

Зыян күрүчеләр хастаханәгә китерелгән.

Бүген, 12 майда, 13.30 сәгатьтә Олы Шүрнәк юлында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Бу хакта Алабуга ЮХИДИ бүлегенең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Дацун Он-До машинасын йөртүче 1966 елгы ир-ат Шүрнәк ягыннан хәрәкәт итеп, тиешле тизлекне сайламый, юл киңлеген исәпкә алмый һәм идарәне югалта. Нәтиҗәдә, машина юл читенә әйләнеп каплана.

Һәлакәттә зыян күргән шофер һәм аның 1975 елгы пассажиры төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән үзәк район хастаханәсенә китерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев