Алабуга нуры

Алабугада юл һәлакәтендә 2 яшьлек бала зыян күргән

Бала хастаханәдә.

Җомга, 20 май көнне, Мәрҗани урамындагы 2а йорты янында юл-транспорт һәлакәте булган, анда кечкенә бала зыян күргән.

Мәрҗани урамы ягыннан Әйләнеч шоссе буенча хәрәкәт иткән Опель Зафира машинасын йөртүче, Пригородная урамына таба сул якка борылышта каршыга килгән машинага юл бирми һәм Лада гранта машинасы белән бәрелешә. 

Вакыйга нәтиҗәсендә, Лада Гранта автомобиенең 2019 елда туган кечкенә пассажиры Алабуга район хастаханәсенә китерелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: