Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугада юл транспорт-вакыйгасында ике бала зыян күргән

Бу турыда ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итәләр. 

10 июльдә М-7 Волга автоюлының Алабуга районына кергән өлешендә SKODA FABIA һәм ДАЕWOO NEXIA машиналары катнашында юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән.

SKODA FABIA машинасы (шоферы 1986 елгы) юл кагыйдәләренең 8.1 пунктын боза, ягъни бер полосадан икенчесенә күчкән вакытта, маневрның куркынычсызлыгын тикшерми һәм сул як полосадан баручы ДАЕWOO NEXIA автомобиленә бәрелә. 

Юл вакыйгасы нәтиҗәсендә Алабуга үзәк район хастаханәсенә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән SKODA FABIA машинасы шоферы, ДАЕWOO NEXIA машинасының пассажиры китерелә. 

Шулай ук Чаллының клиник балалар медицина үзәгенә (КДМЦ) ДАЕWOO NEXIA машинасында арткы утыргычта барган 6 һәм 4 яшьлек ике бала китерелә. Аларда төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр диагностикаланган. Алар балалар өчен махсус утыргычта куркынычсызлык каешлары белән эләктерелгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев