Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугага эшчеләрне алып баручы микроавтобус юл-транспорт һәлакәтенә эләккән

Бер кеше һәлак булган, өч кеше зыян күргән.

Узган шимбәдә төбәк әһәмиятендәге Алнаш — Грахово автомобиль юлында үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте булган. Авария Мари-Возжай авылы янында килеп чыга. Вакыйга турында РФ Тикшерү комитетының Удмурт өлкәсе буенча тикшерү комитетында сөйләделәр. 

Граховодан Алабуга шәһәренә вахта эшчеләрен ташучы микроавтобус һәм салонында шофер һәм пассажир булган «Шкода Рапид» җиңел автомобиле бәрелешкән. Авария нәтиҗәсендә җиңел машинаны йөртүче 35 яшьлек кеше вафат була. Тагын өч кеше төрле җәрәхәтләр ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев