Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугалы Украинада махсус операция барышында һәлак булган

Хушлашу мәрәсиме иртәгә булачак.

Украинада махсус хәрби операция үткәрү барышында тагын бер алабуглының һәлак булуы билгеле булды. Бу хакта АМР башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәрхүм Рамил Шабуров Танайка авылында яшәгән. Аңа 47 яшь булган. Рамил Шабуровның гаиләсе һәм балалары калган. Рамилне белгән кешеләр аның турында хөрмәт белән сөйлиләр, яхшы гаилә башлыгы һәм җаваплы хезмәткәр буларак искә алалар.

Хушлашу иртәгә, 21 июньдә, 9.00 сәгатьтә Җәмигъ мәчетендә узачак.

Элегрәк без Алабугада Украинада һәлак булган Элер Эгамбердиев турында язган идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев