Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабугалыларга район газетасы редакциясендә яңа китап тәкъдим ителә

Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә.

«Алабуга нуры» газетасы редакциясенә өр-яңа китап кайтты. Дилбәр Булатованың «Соң түгел» китабы Казан утлары китапханәсенең унберенче китабы. 

Башкортстанда яшәп иҗат итүче Дилбәр Булатованың әлеге повесте укучыга тирән эчке кичерешләр, мавыктыргыч кискен конфликт тәкъдим итә. Әдипнең гаилә тормышы котылгысыз аска тәгәри: ул авариягә очрый, зур матур йортларында янгын чыга, хатыны Гөлчәчәк аерылып китә. Ләкин өмет шәмдәлләре бөтенләй үу сүнми әле. Повестьнең героен упкын төпләреннән күтәреп алырдай көч дөньяда бармы? Булса, ул Әдипне коткарып кала алырмы? 

Китапка кергән «Туй» хикәясендәге милли эчтәлек тә һәр укучының күңелендә үзенең кайтавазын табар. 

Бәясе 110 сум.

Безнең адрес: Төзүчеләр урамы, 16 а.

Тел.: 3-81-11, 8 927 429 99 67.
реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев