Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Алабуганың Шишкин буаларында булган фаҗига турында тулырак мәгълүмат билгеле булды

Буаларда якшәмбе көнне өлкән яшьтәге хатын-кыз батып үлгән иде.

14 августта Шишкин буаларында олы яшьтәге хатын-кыз батып үлде.

Көндезге 2 тулып 40 минутта вакыйга турында хәбәр дежур пультына килгән. Күреп калучылар хатын-кызның гәүдәсен ярдан бер метр ераклыктан чыгардылар, диләр. 

Россиянең Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе мәгълүматына караганда, аны хокук саклау органнарына тапшырганнар. Батып үлүченең шәхесе ачыкланган. Алабуга районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы идарәсе хәбәр итүенчә, аңа 73 яшь булган. Бу үлем очраклы рәвештә килеп чыккан. Әлеге хатын аякларын чылатырга дип, суга кергән, аңын югалткан һәм йөзе белән суга капланган дип фараз ителә. Үтеп баручылар аның гәүдәсен судан чыгарган һәм коткаручыларны чакырган.

Хәтерләсәгез, бу инде җәй буена икенче фаҗига, 12 августта шушы ук буада 20 яшьлек егет баткан иде. 

Әйтергә кирәк, Шишкин буалары коену урыны түгел, янәшәдә генә су керү тыелганлыгы турында язулар эленеп тора. 

Коткаручылар махсус билгеләнгән урыннарда гына су коенырга мөмкин булуын искәртә. Суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү бәхетсезлек очракларына, кеше һәлакәтенә китерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X