Алабуга нуры

Алтын туй чәчәге

Инде ничәмә ничә язлар, көзләр килеп китсә дә яшьлегемнең сагышлы бер хатирәсе һич тә күңелемнән китми. Киресенчә, яңгыр болытына утырып кире кайткан тамчылар шикелле тып-тып итеп, йөрәгемнең яшерен бер почмагында сулкылдап тора.

Сары гөлләр сибәм хәзер

Синең йөргән юлыңа.

Сагыш тулы йөрәк җырым

Керсен синең җырыңа.

Еллар үтеп яшь барган саен үткәннәрне күбрәк уйлыйсың диләр. Бу чыннан да шулай ахрысы.

Инде ничәмә ничә язлар, көзләр килеп китсә дә яшьлегемнең сагышлы бер хатирәсе һич тә күңелемнән китми. Киресенчә, яңгыр болытына утырып кире кайткан тамчылар шикелле тып-тып итеп, йөрәгемнең яшерен бер почмагында сулкылдап тора.

Ул елны көз бик җылы килде. Октябрь аенда да әле урманнар яшел бизәкләрен җуймыйча утырдылар. Җир җиләкләре киредән чәчәккә бөреләнде. Без синең белән, гадәттәгечә, үзебез яраткан урынга, тау битендә утырган имәнлеккә килдек. Көн шулкадәр җылы, шул кадәр нурлы иде. Без синең белән кулга-кул тотынышып тау башында йөрдек, соңгы чәчәкләрне җыеп тәкыялар үрдек. Мин бәхетле, бик бәхетле идем бу минутларда. Йөрәгемнән чыккан хис ташкынын баса алмыйча "яратам!"- дип бөтен дөньяга кычкырасым килде. Шашкын хисләремне тыя алмыйча мин тау башыннан түбәнгә, синең яныңа йөгердем. Муеныңа сарылып, сабый бала кебек иркәләнәсем, сөеләсем килде. Ләкин... Яныңа килеп җиткәч, каушавымнан туктап калдым. Әйтерсең лә җылы октябрь көнендә кисәк кенә яшен яшьнәде, бер болыт кисәге булмаган зәп-зәңгәр күкне караңгылык каплап алды.

Мин, бер синең нур сибеп миңа төбәлгән күзләреңә, бер кулыңдагы сары чәчәккә, "алтын туй чәчәге"нә карадым. Чәчәкләр миңа: "Рәнҗемә безгә, язмышың шул, ул синеке түгел!" - дип эндәштеләр. Кулларым, үзләреннән-үзләре чәчәкләргә үрелде. Әйтерсең лә хәзер ул чәчәкләрне алмасам, язмыш тагын да авыррак сынау юллар, җиңә алмаслык каршылыклар куяр кебек тоелды. Минем чәчәкне алып, аның әле ачылырга да өлгермәгән таҗларын ярсып-ярсып өзәсем, иртә язда гына үсә торган бу чәчәкнең көз соңында минем бәхетемә кул салуына рәнҗеп, үпкә сүзләре әйтәсем килде. Тик мин боларның берсен дә эшли алмадым. Син минем югалып калуымны, алтын туй чәчәге минем иң яраткан чәчәгем икәнне, һәр язда шул чәчәкләрне күрер өчен минем урманга килүемне, алар белән серләшүемне белгәнгә, тормышының көзендә яшьлеге белән очрашкан кеше кебек торуымны, үзеңчә юрадың. Чәчәк белән безнең сөйләшүне аңламадың. Синең кулдан чәчәкне алганда ике арадан җил үтте. Тымызык салкын җил иде. Син аны сизмәдең. Табигать телен аңлаудан ерак идең шул син.

Сары чәчәкне кулымда калдырып, син миннән ерак-еракка киттең. Бәлки ул мизгелләрне хәтерләми дә торгансыңдыр.

Минем күңелемдә син, көзнең соңгы көннәрендә ялгышып җиргә килгән, язның беренче чәчәге "алтын туй чәчәге" тоткан килеш елмаеп, мәңгелеккә сеңеп калдың. Төшләремдә алтын туй чәчәкләре арасыннан сиңа йөгерәм. Чәчәкләр иелә-бөгелә миңа кушылып елыйлар. Ләкин чүлдә сусап, рәшә күреп йөгергән юлчы кебек сине куып җитә алмыйм. Алҗып, ярсып, күз яшьләренә манчылып уянып китәм...

Ул көннәрдән соң ничә еллар үтте, күпме сулар акты...

Ә син хәтерлисеңме?.. Октябрьнең сирәк була торган җылы, кояшлы көне, тау битендәге имәнлек, кояш нурында кызарып-янып утырган чәй үләннәре. Мәтрүшкәләр арасында син бүләк иткән "алтын туй чәчәге"н тотып, әсәрләнеп басып торучы, ул чагында синең өчен иң кадерле булган, сөйгән ярың.

Хәтерлисең, беләм! Ул мизгелләр, еллар үткән саен тагын да ачыграк, сагышлырак булып, күз алдыңа киләчәк, төннәрен сискәндереп уятачак әле. Һәр язда ятлар кулында "алтын туй чәчәкләре"н күреп, үзәгең өзелеп, шул соңгы балкышны эзләрсең әле. Әйе, эзләрсең!..

Йөрәкләрне меңгә телгән мәхәббәт сагышы, шашкын хисләр, салкын акылдан өстен, бик күпкә өстен ул!

Тәҗрия ҖӘЛӘЕВА

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!