Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Авыл егетләре

Үзара сөйләшкәндә еш кына яшьләрне "төрләндерергә яратабыз: "Алар ялкау инде, киребеткән, эшләмичә генә акчалы булырга омтылалар һ.б." дип. Тик бу кемнәргәдер кагылса да, мин түбәндә кыскача гына шәрехләп китәчәк Юраш авылы малайларына (нинди анда малайларына - егетләренә!" түгел. Гомумән, авыл балалары, шәһәрнекеләрдән аермалы буларак, кечкенәдән кул арасына кергәнгәме, тырыш һәм...

Хезмәт төбе - хөрмәт

Салават Сабирҗанов кечкенәдән һәрнәрсә белән кызыксынучан һәм гаять хәрәкәтчән бала булып үсте. Ул әти-әнисен үзен чолгап алган тирәлектәге дөнья белән кызыксынып аптыратып бетерә. Өлкәннәр ни белән дә булса шөгыльләнсәләр, "кая үзем", дип аларга килеп кушыла, булдырса-булдырмаса, тотып һәм башкарып карамыйча тынычланмый иде. Әнисе Ләйсән ханым, педагог булганлыктан, баласының шәхес буларак формалашуында хезмәт зур роль уйнавын аңлап, аны тыярга да тырышмый.

Малай кечкенәдән үк буш вакытларында балык каптырырга, һәм техника арасында мәш килергә яратты. Шуңа да ата белән ана, улларының тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Чаллыдагы автомеханика техникумына барып механиклыкка укырга теләвенә әлләни гаҗәпләнмиләр дә. Инде Салават ошбу уку йортының 3 курсын тәмамларга да өлгергән, тагын 7-8 ай гына белем эстисе калган.

Берничә еллар элгәре әтисе каяндыр читтән МТЗ-80 тракторы сатып алган булган. Салават җизнәсе Иван дәдәй белән шуны ипкә китергән һәм менә җәйләрен печән вә урак өстендә шул тракторы белән өч сезон инде "Яңа Юраш" агрофирмасында эшләп ала: печән вакытында азык утарына һәм шәхси хуҗалыкларга - печән, урып-җыю чорында прессланган салам ташый. Бу гамәле өчен күпләр аңа рәхмәтле. "Мин директор малае", дип ялкауланып ятмый егетебез, зур тырышлык куеп алган җиңел машинасы өчен ягулыкка да акчаны тир түгеп таба.

Эретеп ябыштыручы, автоэлектрик һөнәрләрен яхшы үзләштергән Салаватны буш вакытларында техникада һәм радиоэлектроникада казынырга ярата, кампитр программасын яхшы белә, диләр.Техникумны тәмамлагач, читтән торып институтта белем алырга да исәбе бар бугай. Ниятләрең чынга ашсын, тырыш егет.

Бер генә булса да - бер дигән

Руслан Хафизов, Салават кебек үк, ата-анасына бердәнбер бала. Гадәттә гаиләдә бала ялгыз икән, эгоист була. Тик бу нәрсә Русланга кагылмый, ул кечкенәдән эш сөючән һәм тырыш булып үсте. Аңа ошбу сыйфатлар әтисе Илдар һәм әнисе Гөлчәчәктән күчте.

Ирле-хатынлы Хафизовлар күп еллар дәвамында дөнья малын бөртекләп җыеп, бердәнбер көнне шәхси кибетләрен ачып җибәрү мәртәбәсенә ирештеләр (бу сирәкләрнең генә кулыннан килә!). Һәм менә инде озак вакытлар авылдашларын көн дә кулланышта кирәк азык-төлек һәм башкасы белән тәэмин итеп торалар. Өстәвенә шәхси хуҗалыклардан сөт җыеп, район үзәгенә илтеп тапшыралар һәм озакка сузмыйча исәп-хисап ясыйлар. Әлбәттә инде, тырышлык шаукымы Русланга әти-әнисеннән йоккан. Димәк, өлкәннәр балаларына дөрес тәрбия биргәннәр, багалмаларын акча-байлык белән кылтайтмаганнар. Чыннан да, Русланның күп чагында нинди дә булса эш-шөгыль белән мавыкканын күрергә туры килә. Аңа барлык шартлар тудырылган анысы: кампитры-интернеты, дигәндәй (хәер, хәзер һәр мәктәп укучысының аерылгысыз атрибутлары инде болар), ашарына һәм кияренә дә чикләүләр юк дип уйларга кирәк.

Ә шулай да алдагы уку елында 11 нче сыйныфка барачак Руслан иренеп тормаган, тоткан да комбайнчы Илһам абыйсы Шакиров идарә иткән "Акрос" комбайнына комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә килгән. Аларның эш күрсәткечләре дә яхшы гына. 26 июльдә район телевидениесеннән дә күрсәттеләр үзләрен. Бу урында ничек инде "Молодцы, егетләр, алган биеклегегезне төшермичә, алга таба да шулай дәвам итегез!",-дип әйтмичә түзәсең. Әйе, авыл беренче чиратта нәкъ менә үзенең хезмәт сөючән, тырыш кешеләре белән дан тота һәм яши.

Тырышкан табар

Азат Хәмидуллин гаиләдә өлкән бала, быелның ноябрендә аңа 18 яшь тула. Мәктәптә "4" һәм "5"билгеләренә генә укуы өстенә ул әле әтисе Илһам һәм Розалиягә терәк-таяныч та.

Гомумән, бу гаилә, тырышлыгы, берне өч итәргә омтылуы белән аерылып тора. Алар җиләк өсләрендә, аз гына вакытлары булу белән, җиңел машиналарына утырып, берәр тыныч аймактагы җиләкле урынга китеп баралар һәм ир вә хатын, углан вә кыз, Тукайча әйтсәк, күз ачып йомганчы 4 чиләк мәмрәп пешкән җиләк тутырып кайтып та җитәләр (кайбер көннәрдә ике тапкыр барып кайтырга өлгерәләр). Икенче көнне иртән иртүк йорт башы Илһам әфәнде Чаллы якларына җилдерә. Быел Хәмидуллиннар шул рәвешле 47 мең сум акча туплаган. "Узган елдан кимрәк булды, былтыр 72 мең сумлык саткан идек",- ди Розалия ханым елмаеп. Җиләк кенә түгел, мәтрүшкә, каен себеркесе дә җыеп акча эшли бу гаилә. Кышларын берсеннән-берсе эре казларын Алабуга базарына илтеп саталар алар. Күп итеп терлек үстереп симертәләр һәм кала халкын югары сыйфатлы иткә кинәндерәләр. Моның өчен күпме маңгай тире түгәргә туры килгәнен шул эшләрнең эчендә кайнаган кеше генә белә. Яшь кенә булса да, Азат та белә моны. Печән өстендә Азат әнисе белән төнге кизүлектә дә тора, басуда рулонлап калдырылган печәнне саклыйлар алар. Хезмәтләре өчен агрофирмадан тиешле печәнен һәм акчасын алалар, әлбәттә. Тырыш егет быел мәктәпкә соңгы сыйныфка бара. 18 июльдән башлап ул дусты һәм сыйныфташы Айназ белән мәктәптә төзү эшләре алып баручы бригадага булышуга алынган. Моның өчен аларга 7,5 мең сум хак түләячәкләр.

Тырыш та соң инде безнең авыл егетләре! Андый акчалар җирдә аунап ятмый ич, акчаны бары хезмәт белән генә табалар.

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев