Алабуга нуры

Бер­нәр­сә дә әрәм бул­ма­сын

"Кул­лан­ган әй­бер­ләр­не без һәр­көн чүп­лек­кә чы­га­рып таш­лый­быз, алар ара­сын­да ни­ләр ге­нә бул­мый: ка­тыр­гы, са­выт-са­ба, төр­ле кап­лар, жур­нал­лар, ту­кы­ма ки­сәк­лә­ре. Алар­ны ка­бат кул­ла­ну ту­рын­да уй­лап та ка­ра­мый­быз... Та­би­гать­не пыч­ра­тып, без җа­ны­быз­ны да пыч­ра­та­быз".

Ләй­сән Мө­хәм­мә­то­ва­ның шә­һәр олим­пи­а­да­сы­на тех­но­ло­гия фә­нен­нән тәкъ­дим ит­кән хез­мә­те­нә нәкъ ме­нә шун­дый сүз­ләр языл­ган. Ул таш­ла­ган­чы бар нәр­сә­не игъ­ти­бар бе­лән ка­ра­вын, шу­лай итеп та­би­гать чис­та­лы­гы­на аз бул­са да өлеш кер­тер­гә ты­ры­шуы ха­кын­да да әйт­кән. Ал­га та­ба икен­чел чи­мал­ны нин­ди мак­сат­лар­да кул­ла­нып, алар­дан ни­ләр ясап бу­лу­ын өй­рәт­кән. Без­нең: "Син бу проб­ле­ма­га ха­лык­ның ка­ра­шын үз­гәр­тер­гә мөм­кин дип са­ный­сың­мы?",- ди­гән со­ра­вы­быз­га ул:

- Бар да ке­ше­нең үзен­нән то­ра. Алар­ның аңын үз­гәр­тер­гә ки­рәк. Без­дә бит ки­лә­чәк ха­кын­да уй­лау­чы­лар аз. Ис­ке әй­бер­ләр­не таш­лап, яңа­ла­рын алу җи­ңел­рәк, әл­бәт­тә. Ә иҗа­ди ке­ше­ләр ни дә бул­са уй­лап та­ба ала. Ми­нем үзе­мә нәр­сә­не дә бул­са таш­лау авыр, шу­ңа да иң элек алар­ны ка­бат кул­ла­ну ту­рын­да уй­лыйм.

-Си­ңа бер кул­лан­ган әй­бер­ләр­не та­гын ка­бат кул­ла­ну уе кай­чан кил­де?

-Ике ел элек. Ми­нем апам што­ра­лар те­гә, бер­ва­кыт ул ике кап­чык ту­лы ту­кы­ма ки­сәк­лә­рен чүп чи­лә­ге­нә чы­га­рып таш­ла­мак­чы иде. Мин алар­ны алып кайт­тым да, бик ма­тур итеп туй сан­ды­гы яса­дым. Эшем­дә ба­ры ефәк һәм ор­ган­за кал­дык­ла­рын­нан гы­на фай­да­лан­дым, чә­чәк­ләр­не дә ту­кы­ма­дан эш­лә­дем.

Ис­ке ял­ты­ра­вык жур­нал­лар­дан фо­то­лар өчен рам­ка­лар ясый бе­ләм. Алар­ны тө­реп, тор­ба рә­ве­ше­нә ки­те­рәм дә рам­ка­лар­га сы­лап ку­ям. Бик ма­тур ки­леп чы­га­лар. Бы­ел без­нең мәк­тәп­тә үзи­да­рә кө­не уз­ды. Укы­ту­чы­лар пар­та ар­ты­на утыр­ды, мин тех­но­ло­гия дә­ре­се укы­ту­чы­сы бул­дым. Алар­га да шун­дый рам­ка ясау сер­лә­рен өй­рәт­тем. Һәр­кем үз фан­та­зи­я­сен эш­кә җи­ңеп, әл­лә нин­ди ма­тур, үзен­чә­лек­ле рам­ка­лар яса­ды. Хә­зер ин­тер­нет­та, жур­нал­лар­да мон­дый ос­та­лык­ка өй­рә­тә тор­ган мәгъ­лү­мат­лар шак­тый, ба­ры тик ке­ше­нең те­лә­ге бу­лу гы­на ки­рәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: