Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Бүгенге көнгә балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакате теркәлгән

Бу турыда Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Алабуга районында бүгенге көнгә балигъ булмаган балалар катнашында 4 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 4 бала тән җәрәхәте алган, шул исәптән, 1 бала пассажир һәм 3е җәяүле булган.

Без һәрвакыт балигъ булмаган җәяүлеләр һәм пассажирлар катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең артуын күрәбез. Ял көннәрендә бигрәк тә балалар үзләрен иркенрәк тота, әти-әниләр дә аларга азрак игътибар бирә. Күп вакытны урамда, ишегалдында үткәреп, еш кына уеннар вакытында тормышлары өчен куркыныч тудырган юл-транспорт вакыйгаларына эләгәләр. Исегезгә төшерәбез, балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында даими сөйләргә кирәк, баланың куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, аның кием-салымын, спорт инвентаре һәм көндәлек киемнәрен яктылык кайтаручы элементлар белән тулыландырырга кирәк.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Алабуга районы буенча ЮХИДИ бүлеге шәһәр һәм район гражданнарын, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барлык категорияләре вәкилләрен юлларда үз гамәлләре өчен игътибарлы, җаваплы, бер-берсенә ихтирамлы булырга, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләре шаһиты булган очракта, үзләренең гражданлык бурычларын онытмаска, зыян күрүчеләргә кирәкле беренче медицина ярдәме күрсәтергә чакыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев