Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Чаллыда тәрәзәдән егылып төшкән бер яшьлек бала хастаханәдә үлгән

ТР Тикшерү комитеты бала үлеме факты буенча җинаять эше кузгаткан.

Чаллы хастаханәсендә бер яшьлек кыз бала вафат булды. Ул кичә ГЭС бистәсендә бишенче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Бала үлеме факты буенча «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий шул турыда хәбәр итте.

Тикшерүчеләр фикеренчә, фаҗигагә кадәр баланың атасы белән анасы исерткеч эчемлекләр эчеп йокларга яткан. Ике бала караучысыз кала. Бер яшьлек сабый тәрәзәгә менгән һәм аска егылып төшкән, дип яза Татар-информ.

Фото: ТР Прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев