Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Чаллы янындагы юл-транспорт һәлакәтендә бер бала үлгән, икесе җәрәхәтләнгән

Hyundai шоферы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән.

Бүген көндез Чаллы янындагы М7 трассасында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган. Якынча белешмә буенча, Hyundai шоферы каршы як полосага чыккан һәм «Валдай» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. 

Авария вакытында җиңел автомобильдә өч бала була. Һәлакәттә 11 яшьлек бала шунда ук үлә. Тагын икесе — 14 һәм өч яшь ярымлык балалар төрле имгәнүләр алган. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Фаҗига сәбәпләре ачыклана. 
Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X