Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Чаллыда 9нчы каттагы фатир тәрәзәсеннән кечкенә бала егылып төшкән

Балага 4 яшь.

Кичә Чаллыда ЗЯБ бистәсенең бер йортында фаҗига булды. Тәрәзәдән кечкенә бала егылып төшкән. Баланы авыр хәлдә хастаханәгә илткәннәр.

Хәзерге вакытта бала реанимациядә, авыр хәлдә. Табиблар аның тормышы өчен көрәшә, дип яза Татар-информ.

Балага 4 яшь. Фатирда ул әтисе белән булган. Фаҗига вакытында ата кеше күрше бүлмәдә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев