Чиста тәрәзә – күңел пакьлеге
Алабугада Игелеклелек атнасы кысаларында "Чиста тәрәзәләр" акциясе бара. Җиңү бәйрәме алдыннан "Волонтер" үзәге иреклеләре Бөек Ватан сугышы, педагогик хезмәт ветераннары, ялгыз пенсионерлар янына барып, аларның өйләрен җыештыра, ишегалларын тәртипкә китерә, кыштан соң тәрәзәләрне юа. Акция Алабугада инде сигез ел рәттән үткәрелә.
25 апрельдә волонтерлар Бөек Ватан сугышы ветераны Григорий Беленков йортында булдылар. Григорий Ермолаевич кызы һәм кияве белән иркен йортта яши. Ветеран бабай яшьләрнең килүен дулкынланып көткән, култык таяклары ярдәмендә генә йөрсә дә, олы якка чыгып, хәтирәләре белән уртаклашты, шаяртып та алды.
Тузан сөртеп, тәрәзәләрне юган арада егетләр һәм кызлар фронт фотоларын карарга, бабайга сорауларын бирергә дә җай тапты.
Ветеранга 87 яшь, аның күзләре хәзер бөтенләй күрми (снайпер булып хезмәт итүнең нәтиҗәсе, ди бабай үзе), сугыш турында сүз чыкканда дулкынлана, хәтта яшәреп киткән кебек була. Сугыш аның тормышының иң матур чорын - яшьлеген урлый. Григорий Беленков фронтта снайпер, разведчик була, әле хәзер дә ул нинди марка корал белән сугышуын, хәрби хәрәкәтләрнең кайларда баруын ачык хәтерли. Григорий Ермолаевич Курск дугасында сугыша, Җиңүне Варшавада каршылый. Көтеп алынган җиңүдән соң да туган ягына тиз генә кайту насыйп булмый аңа: тагын җиде ел дөнья гизә, хәрби хезмәтен үти. Дулкынланудан арып киткән ветеранны ял итәргә калдырып, егетләр һәм кызлар хуҗалык эшләренә тотындылар. Кызлар тәрәзә юган арада, егетләр көрәк тотып бакча казыды, тирә-юньне тәртипкә китерде.
Бүгенге көндә Алабугада 158 сугыш ветераны яши. Алар - безнең тере тарихыбыз, горурлыгыбыз, үрнәк алырдай затларыбыз. Канлы сугышны үз күзләре белән күргән, дошманга бирешмичә, дәһшәтле җилләрдә сынмый-сыгылмый Ватанын саклап кала алган батырларга, шул батырларны өйдә көткән, ашыйсы ризыгын ашамыйча сугышчыларга калдырган тыл ветераннарына бүгенге тормыш михнәтләрен җиңәргә ярдәм итәргә, аларны үзәккә үтә торган ялгызлыктан коткарырга кирәк. Игелекле эшләр игелеклелек атнасында гына түгел, һәрдаим башкарылсын, алай гына да түгел, тормыш рәвешенә әверелсен иде. Бер урамда, бер йортта, күршедә яшәгән ялгыз өлкәннәргә игътибар бирү, өй эшләрендә ярдәм итү, күңелләреннән ташыган истәлекләрен тыңлау да аларның гомерен озайта, яшәргә көч һәм дәрман бирә, җәмгыятькә кирәкле булуларын дәлилли. Сүз дә юк, волонтерлар әһәмиятле акцияләрне шактый үткәрәләр. Тик акция сүзе артында ялгыз өлкәннәр, чыннан да ярдәмгә мохтаҗлар игътибардан читтә калмасын иде. Чөнки игелекле эш җирдә калмый, чиста тәрәзәләр аша күңелләр дә сафлана, пакьлана.
Фәридә Әскарова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев