Эх, язмыш...
I бүлек Без Гөлүсә белән - яхшы дуслар. Балачактан бергә үскән кызлар.
Бүгенгедәй хәтеремдә: мәктәп елларында аның белән бер күңелсез хәл килеп чыкты. Бу вакыйга моннан өч- дүрт ел элек булды. Мәктәптән кайткач, әнисе аны үз янына чакыра да кызганыч хәбәр әйтә.
- Кызым, утыр әле. Минем сиңа әйтер сүзем бар, -дип башлый ул сүзен.
- Берәр нәрсә булдымы әллә?- дип, борчылып сорап куя Гөлүсә.
- Юк, юк, кызым, борчылырга урын юк. Син бары шуны аңларга тиеш, бәгырем: дөньяда ата-ана өчен иң кадерле нәрсә ул-бала.
- Әйе, әнкәй, мин аны бик яхшы аңлыйм шикелле. Икеләнер өчен минем сезгә бернинди дә сәбәп биргәнем юк бугай.
Әнисе елый башлый:
- Юк, балам, мин сине бернәрсәдә дә гаепләргә җыенмыйм.
- Соң, ни булды, әнкәй? Әңгәмәнең мондый борчулы башлануының сәбәбе нидә? Мин синең ни әйтергә теләвеңне һич аңламыйм.
-Ашыктырма, кызым. Каушыйм да, борчылам да, чөнки сәбәбе җитди. Тормышыбызда син белеп бетермәгән, әмма белергә тиешле нәрсәләр бар, балам. Аны сиңа әйтүе бик авыр. Шулай да мин аны әйтергә тиеш. Тукта,тукта, хәзер, хәзер, бераз гына тынычланыйм да, әйтәм. Ничек кенә, синең күңелеңә авыр булмаслык итеп әйтим икән? Кызым, ни бит: мин синең үз әниең түгел, сине бу дөньга бар итүче дип әйтүем.
-Ничек? Әни... Нәрсә сөйлисең син? Бу- дөрес түгел! Моның булуы мөмкин түгел.
Алар кочаклашып елый башлыйлар.
Гөлүсә:
-Әнкәй... Бу дөрес түгел бит... Әйеме?! Син бит шаярып кына әйттең. - ди дә тагын да ныграк үкси. - Мин ышанмыйм! Син ялганлыйсың!..
Икенче көнне әнисе Гөлүсәгә конверт суза:
-Мә, кызым, ач бу конвертны.
-Нинди конверт бу?
Гөлүсә нәрсә уйларга да белми. Каушап кына кулына конвертны ала. Нишләптер куллары үзләреннән -үзләре калтырый башлый. Әкрен генә конверт эчендәге хатны тартып чыгара. Тик ниндидер көч аны туктаткандай була.
- Нинди хат бу, әнием? Нигәдер минем аны укыйсым килми.
- Укы, балам, укы, ачыклап бетерәсе нәрсәләр бар.
Кыз әкрен генә хатны ачып укый башлый.
Әнисе сүзен дәвам итә:
- Синең чын әниең яңадан килеп чыгар дип кемнәр уйлаган? Көтмәгәндә генә хат килеп төште...
- Юк,юк. Мин барыбер ышанмыйм.
-Тынычлан, балам. Вакыт дигәнең барын да үз урынына куя. Күпмедер вакыт узганнан соң, син барын да аңларсың. Аннары урыс әйтмешли: "время лечит". Син бары үзеңне әниең белән очрашуга әзерлә.
Озак көтәргә туры килми, көннәрдән беркөнне Гөлүсәләргә бер ханым килеп төшә. Гөлүсә, күрәсең, аның белән сөйләшергә әзер булмаган, ул минем янга килде. Мин аның кызарган йөзенә карап шаярып кына:
-Күршеләрнең казлары артыңнан кудымы әллә?-дип сорап куйдым.
-Эй, Алсу, мин нишләргә, кая барырга белмим, ә син шаяртасың.- диде дә, елый-елый, энәсеннән җебенә кадәр сөйләп бирде. Шул вакытта аның кесә телефоны, шалтырады. Безнең әңгәмә шул урында бүленде. Бу -теге ханым икән. Аның үз янына чакырып шалтыратуы. Шуннан соң Гөлүсә өенә кайтып китте. Алар арасында нинди сөйләшү-аңлашу булгандыр, ул кадәресе миңа мәгълүм түгел, тик күпмедер вакыттан Гөлүсә, әнисенә ияреп, шәһәргә яшәргә китте. Шуннан без аның белән аерылыштык...
Гөлүсә чын әнисе белән шәһәргә яшәргә китте. Аңа кирәкле документлар ясаттылар. Авылда иң сөекле, иң яраткан кешесе -үстергән әнисе калды. Кызганычка каршы, анага баласы белән озак юанырга туры килми, ул, эштән кайтышлый, юл һаләкәтенә очрап, фаҗигале рәвештә үлеп китә. Аның кинәттән генә дөнья куюы болай да йөрәк өянәге белән газап чиккән әтисенең сәламәтлеген тагын да какшата. Берәр ай чамасы шифаханәдә ятканнан соң, ул да фани дөнья белән хушлаша. Гөлүсә шулай итеп, тулы ятим кала. Башка барыр җире булмаганлыктан, үги әтисе каршылык күрсәтүгә карамастан, ул яңадан авылга әйләнеп кайтты
Мин дустымны, юк-бар уйлардан арындыру, тормышына күпмедер ямь өстәү максатыннан кунакка кайтып йөри торган бер егет белән таныштырдым. Минем хыялым чынга ашты: алар бер-берсенә бер күрүдә гашыйк булдылар, кыска гына вакыт эчендә дуслашып та киттеләр. Шул арада Гөлүсәнең көндәшләре дә табылып өлгерде. Көнләшмәслек тә түгел шул: егет чибәрләрнең чибәре, акыллыларның акыллысы иде. Миңа алар мәңгегә бергә калырлар, бәхетле булырлар сыман тоелды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев