Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Фатир бәдрәфендә бер метр озынлыктагы ак елан килеп чыккан

Табылдык елан — Амур полоз-альбиносы дип атала

Новокузнецк шәһәрендә бер фатирда бәдрәфкә елан кергән. Бер метр чамасы озынлыктагы елан ак төсле, аның сары таплары да бар. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фатир хуҗабикәсе бәдрәфтә елан күреп ала. Ул шунда ук ишекне бикләп куя, коткаручылар чакыра. Урынга килгән коткаручылар еланны өч литрлы банкага салып алып китә. 

Кемерово университеты биологы Николай Скалон сүзләренчә, хуҗаларыннан качып киткән табылдык елан — Амур полоз-альбиносы дип атала, ул кешегә куркыныч түгел, диелә хәбәрдә.

Чыганак 

Фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X