Галәм гүзәле дә булырбыз!
Алабуга балалар йортында тәрбияләнүче 13 яшьлек Наташа Агафонова Казанда үткән "Татарстанның кечкенә миссы" конкурсында катнашып, "Татарстанның зифа миссы" номинациясендә җиңү яулап кайтты.
- Без җиңүебез белән чын күңелдән куанабыз, ул безгә алга таба эшләү өчен ышаныч бирде. Наташаның киләсе конкурсларда да җиңәчәгенә ышаныч туды. Без, конкурс тәмамлану белән, модельләр агентлыгыннан көзен Төркиядә узачак "Галәм миссы" конкурсына чакыру алдык. Тик менә спонсорлар табарга кирәк, ә бу безнең өчен аз акча түгел. Безнең Алабуга данын республика күләмендә генә түгел, чит илләрдә дә яңгыратасыбыз килә. Балалар йортында тәрбияләнүчеләрнең әле беркайчан да мондый югарылыкка күтәрелгәне юк иде. Конкурста җиңүгә өлеш керткән "Жозефина" театры җитәкчесе Наталья Мрясовага һәм даими спонсорыбыз һәм ярдәмчебез "АлАЗ" берләшмәсе генераль директоры Камил Галимовка рәхмәтебез чиксез,- ди балалар йорты директоры Елена Гырдымова Наташаның уңышларына куанып.
Ә Наташаның үзенә килгәндә, аның шөгыльләрен санап кына бетерерлек түгел: музыка мәктәбенең фортепьяно классында белем ала, ефәккә, фарфорга рәсемнәр төшерә, бии, җырлый, өстәвенә иясез хайваннарны ашату, барлау, аларга ия табу кебек игелекле эшләр дә башкара.
Шунысын да әйтергә кирәк, конкурска килгән 500дән артык конкурсантның нибары 37 се генә финалга җитә һәм безнең якташыбыз дәрәҗәле жюриның мәхәббәтен яулый. Жюрида исә Казан, Мәскәү, Балтыйк буе илләреннән дәрәҗәле һәм дөньяви танылган вәкилләр була. Наташаның инглиз телендә башкарылган "Красотка" җыры тәмамланганнан соң, жюри аны аяк өсте басып алкышлый. Конкурста җиңүче буларак, аңа таҗ (Мексикада эшләнгән) һәм җиңүче тасмасы, шулай ук сертификат тапшырыла. Моннан тыш ул төрле компанияләр һәм конкурста тапкан дуслары бүләк иткән күпсанлы бүләкләрне санап та бетерә алмавын әйтә.
Наташаның шатлыгы эченә сыймый, шулай булмый ни, тиздән дәрәҗәле журналларның берсе тышында аның рәсеме урын алачак. Алда әле аны күпсанлы конкурслар көтә. Тиздән Мәскәүдә яки Сочида "Жозефина" модалар театры белән берлектә модалар күрсәтәчәкләр, аннан Доминикан республикасы яки Бразилиядә үтәчәк конкурста да катнашырга өметләнә. Башка калалардагы балалар йортларында тәрбияләнүчеләр андый ярыш-конкурслардан калмаган кебек, алабугалыларның да башкалардан һич калышасы килми. Бәлки әле арабызда әнә шундый сәләтле балаларыбызга ярдәм итәргә теләүчеләр дә табылыр.
К.Габиди
Рәсемдә: Наташа Агафонова татар милли киемендә (зәңгәр күлмәктән)
-
13 декабрь 2019 - 15:00Концертка билетлар – күңел күзе белән күрүчеләр өчен Район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина “Балага бер сәгать вакыт бүләк ит” акциясенә кушылды. Ул үз вакытын игезәк Потаниналар белән үткәрде.2200
-
13 декабрь 2019 - 13:00Яңа ел бизәлеше өчен бүләк Алабугада тәрәзә һәм балконнарның иң яхшы яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде.1900
-
13 декабрь 2019 - 11:00“Ай күрдем аман белән...” 2019 елның 11 гыйнварында (җомга көнне) мәңгелеккә арабыздан киткән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган төзүчесе Габбас Мөхәммәтшаһның ноябрь анда шундый исемдәге китабы басылып чыкты.1700
-
13 декабрь 2019 - 09:36Игелекле эшләр эшләп калыйк! Алабуга шәһәренең мәдәният сараенда 10 декабрьдә чираттагы “Мәрхәмәтле эшләр марафоны” үтте. Әлеге марафон быел бишенче тапкыр узды. Ул ел саен декабрь башында үткәрелә торган Инвалидлар декадасының үзенә күрә бер нәтиҗәсе булып тора.1700
-
13 декабрь 2019 - 09:21"Язылу бүләк ит" “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры”газеталары редакциясендә “Язылу бүләк ит”хәйрия акциясе бара.2000
-
12 декабрь 2019 - 17:11Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк ТАССРның бер гасырлык юбилее киләсе атнада «Казан Экспо» күргәзмә комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге залда концерт белән башланып китәчәк.4800
-
11 декабрь 2019 - 16:50Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр грантлар конкурсын башлады Ярдәмне 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр алырга мөмкин, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация булдырылган.9800
-
11 декабрь 2019 - 16:01Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткән Россиянең башка субъектларыннан 6 меңнән артык вәкил Татарстанны үз эшчәнлеге төбәге итеп сайлады.5700
-
23 октябрь 2017 - 14:24Защити себя!
-
4 декабрь 2019 - 11:13Язылу декадасы бара2020 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе кысаларында 2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр “Язылу декадасы” узачак.28700
-
11 декабрь 2019 - 16:50Яшьләр министрлыгы физик затлар өчен 300 мең сумга кадәр грантлар конкурсын башлады Ярдәмне 18 яшьтән алып 30 яшькә кадәр булган яшьләр алырга мөмкин, ә үзмәшгульләр өчен аерым номинация булдырылган.9800
-
11 декабрь 2019 - 13:27ТНВ ОТР каналында тапшырулар вакытын биш сәгатькә кадәр озайтырга ниятли Илшат Әминов “Россия иҗтимагый телевидениесе”ндә тапшырулар күрсәтү буенча бурычларны билгеләп узды.7700
-
11 декабрь 2019 - 09:58Җырны юлдаш итеп Яшәүнең төп максаты итеп кем нәрсәне сайлый бит. Бик күп җырлар авторы, гомере буе Алабуга мәдәният көллиятендә укучыларга белем биргән нечкә күңелле, җыр-моңга гашыйк шәхес Владимир Мироваев өчен җыр гомер юлдашына әверелгән. Моның шулай булуы шиксез, бу нәкъ шулай.7300
-
11 декабрь 2019 - 10:06"Новая Кама" һәм "Алабуга нуры" газеталары бүләк уйната Уйнату шартлары буенча 2020 елның беренче яртыеллыгына редакциядән, шәһәр Мәдәният сараеннан яки Үзәк китапханәдән алу белән “Новая Кама” яки “Алабуга нуры” район газеталарына язылырга кирәк.6700
-
11 декабрь 2019 - 11:00Ата-ананың алимент буенча бурычлары булган очракта нәрсә эшләргә? Алабугада балаларына алимент түләмәүче ата-аналар белән эш буенча комиссия утырышы булып узды. Аның эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Калашникова, опека органнары вәкилләре, прокуратура һәм суд приставлары катнашты.6500
-
11 декабрь 2019 - 09:51Алабугалылар ишегалларының нинди булачагын хәл итә Алабугада “Бердәм Россия” партиясенең “Безнең ишегалды” дигән проектын тормышка ашыру эше дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, ишегалды территорияләрен яңарту буенча яңа республика программасын булдыруга халык мөрәҗәгатьләре сәбәпче булды.6400
-
11 декабрь 2019 - 09:53Рөстәм Нуриев Александр Епанешниковның тол хатыны белән очрашты Ватан Геройлары көне алдыннан район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Нуриев Россия Федерациясе Герое алабугалы Александр Епанешниковның тол хатыны белән очрашты.6400
-
11 декабрь 2019 - 14:00Уңышлы чыгыш ясадылар Җиңел атлетика манежында сәламәтлеге чикләнгән кешеләр спартакиадасы булып узды. Әлеге спорт ярышы инвалидлар декадасы кысаларында үтте.6300
-
11 декабрь 2019 - 16:01Татарстанда теркәлгән үзмәшгульләр саны 60 меңнән артып киткән Россиянең башка субъектларыннан 6 меңнән артык вәкил Татарстанны үз эшчәнлеге төбәге итеп сайлады.5700
-
12 декабрь 2019 - 17:11Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга старт бирәчәк ТАССРның бер гасырлык юбилее киләсе атнада «Казан Экспо» күргәзмә комплексындагы Илһам Шакиров исемендәге залда концерт белән башланып китәчәк.4800
-
13 декабрь 2019 - 15:00Концертка билетлар – күңел күзе белән күрүчеләр өчен Район башлыгы вазифаларын башкаручы Зөлфия Сөнгатуллина “Балага бер сәгать вакыт бүләк ит” акциясенә кушылды. Ул үз вакытын игезәк Потаниналар белән үткәрде.2200
-
13 декабрь 2019 - 09:21"Язылу бүләк ит" “Новая Кама” һәм “Алабуга нуры”газеталары редакциясендә “Язылу бүләк ит”хәйрия акциясе бара.2000
-
13 декабрь 2019 - 13:00Яңа ел бизәлеше өчен бүләк Алабугада тәрәзә һәм балконнарның иң яхшы яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде.1900
-
13 декабрь 2019 - 09:36Игелекле эшләр эшләп калыйк! Алабуга шәһәренең мәдәният сараенда 10 декабрьдә чираттагы “Мәрхәмәтле эшләр марафоны” үтте. Әлеге марафон быел бишенче тапкыр узды. Ул ел саен декабрь башында үткәрелә торган Инвалидлар декадасының үзенә күрә бер нәтиҗәсе булып тора.1700
-
13 декабрь 2019 - 11:00“Ай күрдем аман белән...” 2019 елның 11 гыйнварында (җомга көнне) мәңгелеккә арабыздан киткән дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның атказанган төзүчесе Габбас Мөхәммәтшаһның ноябрь анда шундый исемдәге китабы басылып чыкты.1700
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16 А
Телефон редакции: (85557) 3-81-11, 3-25-45
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика