Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Гашыйк парларны матур даталар кызыксындырмый

Саннар туры килгән көнне (12.12.12) никахлар рәсмиләштерү традициясен гашыйк парлар быел да дәвам итәргә булды. 12 декабрь сишәмбе көненә туры килсә дә, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре яшьләрнең теләкләрен үтәп, бу көнне аларның никахларын теркәде.

Гасырның соңгы "матур" датасы - 2012 елның 12 декабре никахлашучы парлар арасында ажиотаж тудырмады. "Бу дата 2008 елның 8 августы һәм 2007 елның 7 июле белән чагыштырганда шактый оттыра: ул вакытта никахлашырга теләгәннәрне "саннар тылсымы" бик кызыксындырды. Мөгаен, хәзер өйләнешкән парлар арасында "тылсымлы саннар"га мода үтте", дип билгеләде ЗАГС хезмәткәрләре.

Алабугада 12 декабрь көнне 10 яшь пар никахларын рәсмиләштерде. Бу көнне шул парларның берсе - Марат һәм Диана Әхмәтшиннар да (рәсемдә) никахлашты. Без алардан: "Нигә сез нәкъ бу көнне өйләнешергә уйладыгыз?", - дип сорадык. Алар: "Бу истә кала торган дата, ул безнең күңелебезгә бик хуш килде", - дип җавап кайтарды.

Кабатланучы саннар комбинациясе яшь парлар арасында "бәхетле" сан дип санала, ләкин ЗАГС хезмәткәрләре сүзләренчә, "бәхетле сан" ныклы никахка гарантия бирми. Шулай да без бу парларга тигез гомер, ныклы мәхәббәт, бәхет телибез. Пар балдакларыгыз мәңгелек мәхәббәтегезне исбатлап торсын! Уртак гаилә учагы күңелегезне җылытсын, сөендерсен.

Рузилә Галимова

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев