Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Җиңү тәме

КФУның Алабуга институты бишенче курс студенты Станислав Бедин Беренче каналда бара торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль клубының "акыллы башларын"отты.

Егет җибәргән сорауны компьютер 13 нче "Интернет против знатоков" секторында сайлый. Тарих һәм юриспруденция факультетында укучы студент Англиянең футбол кубогында өченче арысланны ничек табарга дип кызыксына. Ике арыслан кубокның тоткычлары формасында ясалган һәм ян-якта урнашкан.

Элитар клуб әгъзалары өченче арыслан сурәте савыт эчендә урнашкан, шуңа күрә аны бары тик җиңүче генә күрә ала дип фаразлый. Тик дөрес җавап башка төрле яңгырый: өченче арыслан - бүләкләү тантанасында кубокны баш өстенә күтәргән чемпион-команда капитаны. Нәтиҗәдә, клуб әгъзаларының дөрес булмаган җавабы Алабуга студентына җиңү һәм 20 мең сум бүләк итә.

Станиславтан тыш, четерекле сорау өчен бүләкне тагын бер татарстанлы - Казан язучысы да алган. Уен "Что? Где? Когда?" командасының җиңелүе белән тәмамлана. Алар тамашачыга 3:6 исәбе белән оттыра.

"Мин һәрвакыт интеллектуаль уеннар белән кызыксындым. Бу тапшыруны да бик еш карыйм, шуңа күрә әледән-әле сорауларымны җибәреп торам", - диде Станислав. - Моннан тыш мин футбол яратам, дусларым белән ишегалдында уйныйм, бер-ике мәртәбә университет командасында да уйнаганым булды. Инглиз-премьер лигасын үз итәм, сорау да шул темага иде. Җиңүемә бик шат, тик әлегә откан акчаны нәрсәгә тотуымны хәл итмәдем".

Наилә БАЯЗИТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев