Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Ижевск мәктәбендәге атышта 13 кеше һәлак булган

Шуларның 7се — балалар.

Бүген иртән Ижевск шәһәренең 88нче мәктәбендә билгесез кеше ату оештырган. Ул дәрес вакытында класска килеп керә һәм балаларга ата башлый. Моннан тыш, тагын 14 бала һәм 7 өлкән кеше яраланган. Полиция хәбәр итхенчә, атучы үз=үзен атып үтергән. Аның шәхесен ачыклыйлар.

Удмуртия Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендәге атыштан соң «Ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» һәм «Законсыз корал сатып алу, саклау һәм йөртү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.

Эшне тикшерү РФ Тикшерү комитеты рәисе кушуы буенча Тикшерү комитетының үзәк аппаратына тапшырылды.

Ведомствоның беренчел мәгълүматларына караганда, фаҗигада 13 кеше үлгән. 

Тикшерүчеләр барлык хәлләрне ачыклаячак, дип хәбәр иттеләр РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә, дип яза Татар-информ.

Фото: РИА Новости

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев