Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Казанда урамда кулына пистолет тотып йөргән исерек ир-атны тоткарлаганнар

Аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Бүген Казанның Юлиус Фучик урамындагы гимназия янында бер ир-атның пневматик пистолет тотып йөрүе турында хәбәр таралды. Бу мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты, дип хәбәр итә Татар-информ.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, берникадәр вакыт узгач, күршесе бу ир-атны өенә кайтырга күндерә алган. Ярты сәгатьтән ир-ат кибеткә барырга дип тагын урамга чыккан. Юлда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлаган.

Казанда яшәүче 46 яшьлек бу кеше исерек булган. Аңа җәмәгать урыннарында исерек килеш йөргән өчен административ беркетмә төзегәннәр.

Хәзер ир-атның коралын экспертизага җибәргәннәр, аның нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев