Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

«Күбәләк кебек җәннәт болытлары өстендә очып йөридер» — Алабугада мотоциклчы үсмер вафат

«Интертат»ның әлеге фаҗига турында язмасын тәкъдим итәбез.

24 май көнне кичке якта шомлы хәбәр килде: көндезге сәгать өчләр тирәсендә Алабуганың Тихая һәм Отрадная урамнары чатында автобус һәм мотоцикл бәрелешеп, 14 яшьлек үсмер җан биргән. Уку елы тәмамланып, борын төбендә генә булган җәйге ялын кара сишәмбе мәңгелек ялга әйләндергән дә куйган балакайның.

Роликтан күренгәнчә, автобус та, мотоцикл да югары тизлектә хәрәкәт иткән. Яшь мотоциклчы автобусның уң ягына килеп бәрелгән һәм җиргә барып төшкән.

«Башлангыч мәгълүматлар буенча, вахта автобусы уң яктан килүче мотоциклга юл бирмәгән. Һәлакәт нәтиҗәсендә, үсмер урында ук җан биргән. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана», — дип «Татар-информ» га хәбәр иттеләр республика Дәүләт автоинспекциясендә.

Социаль челтәрләрдә һәлакәт корбаны 7 сыйныфны тәмамлаган Әмин Зиннәтуллин булуы турында язалар. Ул әти-әнисе белән Алабуганың Хлыстово авылында яшәгән. Моны безгә Алабуга хакимияте матбугат хезмәте дә, малайның дуслары да раслады. Әмин Алабуганың 1нче гимназиясендә укыган.

«Мотоцикллар ярата иде»
Марат Гыйматов дустын югалтуы турында бик ачынып: «Кардәш, тыныч йокла. Оҗмахка эләгерсең дип ышанам. Дуслыгыбыз мәңгегә истә калачак», — дип язган.

— Без якын дуслар идек, тугыз еллап аралаштык. Мин шәһәрдә яшим, ә ул авылда. Өч ел элек күрше авылларда яшәдек.

Әмин гаиләдә әнисенең бердәнбер баласы, бик тәрбияле, әхлаклы, яхшы егет. Еш кына мәчеттә олыларга да булышты. Әгәр аннан ярдәм кирәк булса, һәрвакыт булдыралганча ярдәм итәргә тырышты, башкаларга хөрмәт белән карый белде. Гел шат, көр күңелле булды.

Мин аннан бер яшкә олырак, төрле мәктәпләрдә укыдык, ләкин якшәмбе көннәрендә элегрәк Алабуганың үзәк мәчетенә бергә мәдрәсәгә йөрдек. Уразалар да тотты бит ул.

Мотоциклларны бик яратты. Аңа бу мотоциклын быел язын алдылар, ләкин аның аңарчы да бар иде матае. Анысын сатып, монысын алды. Монысы питбайк дип атала.

Мин аны соңгы тапкыр дүшәмбе күрдем, шул ук питбайгында минем эшкә килгән иде. Ә сишәмбе көнне шәһәргә барасын да әйтмәде. Берәр эшләре булгандыр, бәлки. Ул инде трассада гына кызурак йөри иде, шәһәр эчендә алай чапканы юк иде. Автобус та аны күрми калгандыр, видеода Әмин аңа килеп бәрелгәч кенә тормозга басканы күренә бит.

Дустым белән бергәләп урамда сөйләшеп йөрергә, аның һәм минем мотоциклларда казынырга ярата идек. Ләкин бергә йөрергә тәки өлгермәдек, чөнки минем матай ватык.

Ифтардан соң паркта һава сулап йөрергә яраттык, аннары тәравих намазын укый идек. Быел да шулай инде, эш аркасында ифтарларга гына сирәгрәк йөрелде.

Җирләгәндә кеше шулкадәр күп иде, минем беркайчан бәхилләшү чарасында аның кадәр кеше күргәнем булмады.

Без аның белән бергә киләчәктә уртак бизнес ачып, тормышта уңышка ирешеп, кимендә ике мәчет төзү турында хыяллана идек, — дип сөйләде Марат «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ислам Шәрипов өчен Әмин туган булмаса да, ул аны туганы кебек якын күргән.

— Бик авыр шул. Үзе яшендәге балалар арасында ул идеаль иде. Тормышны яратты, шат күңелле иде. Бик тыныч холыклы, итагатьле. Миңа да гел җылы итеп, «абый» дип дәшә иде. Узган айда һәр көн диярлек аның белән мәчеттә очраштык. Әле дә ышанып булмый, ләкин җиргә иңдердек шул инде. Хәзер күбәләк кебек җәннәт болытлары өстендә очып йөридер, иншаллаһ. Мин аңа туган да түгел кебек, ләкин туганы кебек якын кеше дисәң дә була, — диде Ислам Шәрипов.


«Әмин тәрбияле, шат күңелле бала иде»
Әмин башлангыч мәктәптә үз авылында Хлыстово мәктәбендә укыган. Укытучысы Гөлия Сафиуллина Әмингә ике ел белем биргән.

— Әминнең гомере тормышының матур чагында өзелде. Әти-әнисенә зур кайгы инде. Баланы югалту бик авыр. Аларга түземлек, сабырлык бирсен Ходай!

Әмин тәрбияле, шат күңелле бала, гел елмаеп йөрде. Классташлары белән мөнәсәбәтләре яхшы иде, укытучыларга да хөрмәт белән карады. Төрле чараларда актив катнашты. Ә мәктәптән соң бик теләп картингка йөрде. Анда ярышларда катнашты. Урыны оҗмахта булсын! — дип теләде ул.

Хлыстово мәктәбе укытучысы Ольга Перминова да авылда бөтен кешедә шок булуын әйтте.

— Минем укучылар белә иде аны. Баскетболга бергә йөргәннәр. Бөтен кеше шокта. Мин шәхсән үзем аны белмәсәм дә, көне буе шушы фаҗига турында уйлап йөрим. Мотоциклда йөрергә яраткан ул. Бик уңайсыз юл чаты, дип әйтәләр, — диде укытучы.

Шәхси чыганаклар шулай ук әти-әнисе рөхсәт итмәсә дә, Әминнең питбайгында шәһәргә дә баргалаганын әйтте.

Социаль челтәрләрдә бу фаҗига буенча төрле комментарийлар бар. Берәүләр үсмерне, башкалар автобус йөртүчесен гаепли. Икесен дә кызганучылар да, шелтәләүчеләр дә бар. «Баласына уенчык алып биргәннәр», — дип, улларына мотоциклда йөрергә рөхсәт иткәннәре өчен ата-анасын тәнкыйтьләүчеләр дә юк түгел.

«Төп юлдан барса да, юллар кисешкән урында тизлекне киметеп, тормозга басса да була иде», — дип язганнар автобус йөртүчесе турында.

«Питбайк — транспорт түгел, велосипед кебек үк спорт инвентаре, ләкин анда гомуми кулланыштагы юлларда йөрергә ярамый», — дигәннәр.

«Автобус йөртүчесен нахакка гаеплиләр, андый тизлек белән килсәләр, берәү дә туктап өлгерә алмас иде», — дигән фикерләр дә күренде.

«Бу шундый зур бәхетсезлек очрагы, гаепләргә ашыкмагыз», — дип икесен яклаучылар да бар.

«Мотоцикл белән җенләнгән кеше иртәме-соңгы озак йокыга юл ала», — дип тә кисәткәннәр.

Питбайк кросс мотоциклы санала, гомуми кулланыштагы юлларда йөрү өчен каралмаган. Спорт инвентаре булып исәпләнгәнгә, йөртү таныклыгы һәм ЮХИДИ органнарына теркәү таләп ителми (двигатель егәрлеге 49 кубтан артмаган очракта). Питбайк өчен яшь ягыннан чикләүләр дә юк.
Әминнең классташының әнисе социаль челтәрдәге комментарийларда кичә мәчеткә Әмин белән бәхиләшергә барулары турында язган.

— Минем улым да дустын югалтуына ачынып, үксеп елады. Бөтен сыйныф, укытучылар елады. Ә шушы хәсрәтне иңнәрендә күтәрүче ата-анасын күз алдыгызга китерәсезме?! Ул бик яхшы, тәрбияле гаиләдән иде. Бердәнбер уллары, намаз укыган, ураза тоткан. Кайберәүләр аны җилбәзәк күңелле, башында җил уйный торган малай дип уйлыйдыр. Ата-ананы гаепләргә кирәкми, аларга болай да бик кыен. Кичә әнисенең көч-хәл белән аягында басып торып, улының битен кат-кат сыпыруы күз алдымда. Йөрәк кысыла... Җәмәгать, зинһар, җәберләүләргә кадәр барып җитмәгез. Аллаһ сакласын диик. Автобус йөртүчесенә дә авыр, аның урынында һәркем булырга мөмкин иде, — дип фикерен калдырган.

Без Әминнең әти-әнисе, туганнары, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз. Ходай Тәгалә аларга сабырлык бирсен! Бу язма Әминнең рухына дога булып барып ирешсен!

Җәй җитә, тыз-быз рәхәтләнеп чабасы, дип хыялланып йөргән үсмерләргә дә бу фаҗига гыйбрәт булсын иде. Егетләр, үзегезне саклагыз! Онытмагыз: сезне өйдә һәрвакыт «менә-менә кайтыр» дип көтәләр! Сезнең бит үсеп, белем алып, һөнәр үзләштереп, җәмгыятькә файда китерәсегез, гаилә корып, әти-әниләрегезне тупырдап торган сабыйлар белән сөендерәсегез бар!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X