Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

КФУ профессоры Татарстанда алдагы көннәрдә һава торышы җылыначагын әйтте

Татарстанда җәйнең соңгы көне коры һәм җылы була.

Кисәк суытып җибәргәннән соң бу атнада Татарстанда янә җылыта башлаячак. КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев шулай дип белдерде. Бу хакта югары уку йортының медиапорталы хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Галим сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада һава температурасы климатик нормадан 3-5 градуска түбәнрәк. Моның сәбәбе — көнбатыштан килүче циклоннар һәм атмосфера фронтлары.

«Эссе көннәрдән соң циклоннар килү Россиянең кайбер төбәкләрендә көчле явым-төшемнәргә сәбәп булды. Безгә бу яктан бәхет елмайды: циклоннар алай сизелерлек түгел, шуңа күрә бернинди катаклизмнар да күзәтелми, явым-төшем аз», — диде Переведенцев.

Шулай да, аның сүзләренчә, 29 августта Татарстанда җылыта башлый, һава температурасы +18 градус, 30 августта +20 градус, айның соңгы көнендә +21 градус тәшкил итәчәк.

«Август ахыры — сентябрь башында һава торышын антициклон билгеләр дип көтелә, шуңа күрә температура фоны күтәреләчәк. Температура күрсәткечләре климатик нормага якынаячак», — дип фаразлый синоптик.

Шул ук вакытта, Татарстанда җәйнең соңгы көне коры һәм җылы була. Республика халкын Белем көнендә дә шундый ук һава торышы көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев