Алабуга нуры

“Көлдергеч газлар” һәм имгәнгән җаннар

Яшьләр арасында һәлакәтле яңа төр наркотиклар - "көлдергеч газлар" белән мавыгу арту сәбәпле, Татарстанның наркотикларны контрольдә тоту хезмәте хезмәткәрләре аңа каршы көрәш җәелдерде.

Әлеге психотроп матдә актив рәвештә рекламалана һәм яшьләргә тәкъдим ителә.

"Бәхет шарлары" - икенче төрле әйткәндә, азот закисе (шул ук "Ибица һавасы") үзенчәлекле тәме һәм баллы исле, төссез янмый торган газ.

Иң әүвәл бу газ медицинада ингаляция анестезиясе өчен, азык промышленностенда азыкны туңдырып саклау һәм автоспортта кулланылса, соңгы вакытта ул яшьләр кичәләрендә аеруча популярлашты. Газ кечкенә баллоннарда гади шарлар белән бергә яки турыдан-туры шарларга тутырып сатыла. Яшьләр шул шардан газ катнашмасын иснәп, акылдан яза: алар сәбәпсез шашкан кебек көлә башлый, үз-үзләрен тотышы кискен үзгәрә, баш әйләнә, баш авырта, һуштан язу күзәтелә, ишетү, тою-сизү сәләте кими. Бу рәвешле кәефләнүнең ахыры акыл саегу, үпкәләр шешенү, параличлану, гипоксия (кислород җитмәү) кебек чирләр бәйләме белән тәмамлана.

Һәрберебезнең балаларыбызны сау-сәламәт, бәхетле итеп күрәсе килә. Шуңа күрә мондый фактларга тап булганда, тиешле органнарга хәбәр салырга курыкмагыз. Сез моның белән күпләрне әлеге афәттән йолып, кайсындыр авыр чирдән коткарып, бәлагә юлыгудан алып кала алырсыз. Битараф булмагыз!

Игътибар!

Әгәр сез азот закисе куллану һәм тарату турында нинди дә булса мәгълүматка ия булсагыз, РФ Наркотикларны контрольдә тоту хезмәтенең ТР буенча идарәсенә (843) 273-43-45 ышаныч телефоны яки Алабуга районара бүлегенең 8(85557) 3-97-70 ышаныч телефонына хәбәр итегез.

Алия Сираева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 20 февраля 2018 в 08:19
    Көрәш – милләтебезнең йөзек кашы 15нче февральдән 17сенә кадәр Алабугада “Сабантуй” журналы призына 2002-2003нче елда һәм 2004-2005нче елда туган үсмерләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Көрәштә Татарстан Республикасының 35 шәһәр һәм районнарыннан 500дән артык спортчы катнашты.
    1
    0
    0
  • 20 февраля 2018 в 08:17
    Кышкы кечкенә олимпиадалар гөрли Балачак – олылар тормышының кечкенә, әмма үзенчәлекле күчермәсе. Олылар дөньясы балаларга үрнәк, өлге булып тора. Юкка гына балалар олылар тормышыннан алынган үзенчәлекле дөнья тудырып, “сатучылы”, “әниле-кызлы”, “укытучылы” кебек уеннарны уйнамыйлар.
    2
    0
    0
  • 18 февраля 2018 в 21:21
    Татарстанның бакчачылык берләшмәләрен үстерүгә 150 миллион сум тотылган Республика программасында 20ләп районның бакчачылык берләшмәләре катнаша.
    16
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 15:45
    В Елабуге состоится концерт мастеров искусств Завтра в 18.30 в городском Дворце культуры состоится концерт мастеров искусств.
    41
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 12:00
    Үкенечле ядкяр Беренче мәртәбә Язиләнең фотоальбомында буш калган бу битне Нурзифа Х классны тәмамлаган, инде кулга аттестатлар алган, котлаулар тыңлаган һәм хушлашу кичәсе узган көнне, дөресрәге, туып килүче иртәне күргән иде.
    36
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 11:00
    ...Кайнар белен – иң яхшы ашамлык! Май чабу атнасы тиздән ахырына якынлаша, ләкин әле беленнәр белән сыйланыр өчен безнең тагын өч көн бар.
    34
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 10:00
    Бокс – ул яшәү рәвеше Казанда 2004-2005 елгы үсмерләр арасында бокс буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.
    37
    0
    0
  • 16 февраля 2018 в 08:51
    Алабугалылар сорауларына җавап алды Алабуга шәһәр мәдәният сараенда Ветераннар советының җәмәгать кабул итүе булды.
    36
    0
    0
  • 23 октября 2017 в 14:24
    Защити себя!