Алабуга нуры

Морт авылында янгында зыян күрүчеләргә ярдәм кирәк

27 майда Морт авылында шәхси йорт янып беткән.

Бәхеткә, янгында беркем дә зыян күрмәгән.
— 27 майда авылда яшәүче әти-әнием яшәгән йорт — минем туган йортым янды, — дип сөйләде безгә янгында зыян күрүчеләрнең кызы Элеонора, — Ут берничә минут эчендә йортны камап алды. Бернәрсәне дә коткарып калып булмады. Әти белән әни бу йортка бөтен тормышларын салды, күпме көч түкте. Ә хәзер ул йорт юк. Ышанып та булмый.

Хәзерге вакытта йорт хуҗалары кызларында шәһәрдә яшәп торырга мәҗбүр. Дуслар, мөмкин кадәр ярдәм итә алсак, бик әйбәт булыр иде. Түбәндәге реквизитлар буенча ярдәм кулы сузарга мөмкин:
89393307256 телефон номеры Романова Фагыйлә Миннәхмәт кызы исеменә беркетелгән, сбербанк)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: