Һәр эштә осталык кирәк
Кул эшенә осталык - зур бәхет! Яңа күлмәк тегәсеңме, матур шәл бәйлисеңме яки өстәлгә эскәтер чигәсеңме... Күпләр менә шул турыда хыяллана, әмма эшли белми. Мондый эшкә маһир булганнар аны балачактан ук әбиләре, әниләре үрнәгендә үзләштерә.
Эш күп булган саен, күпкә өлгерәсең
Ләйсән Мөхәммәтова кулына энәне балалар бакчасына йөргәндә үк ала. Әле дә хәтерендә: очын төйнәп куяр өчен, тыңламас җепне нәни бармагына тырышып-тырышып ураган иде. Өйгә кайткач исә әнисе аркылы (крестик) һәм шома чигү үрнәген күрсәтте. Алты яшендә үк журналдагы схема буенча балык рәсеме чикте. Эше үзенә дә ошады, гаиләдәгеләр дә мактады. Әнә шулай итеп ул почмакка сыенып, беркемгә комачауламый гына үз эше белән мәшгуль булды. Ә аннан соң ул аларны әнисе алдына өеп куя, ә ул бик тә гаҗәпләнә иде. Ни кызганыч, беренче эшләре аның сакланмаган. Ә көннәрдән беркөнне гаилә дуслары аларны күреп:" Болар бит - шедеврлар! Аларны сакларга кирәк!"- димәсенме. Ата-аналары уйга калып, аның белән килеште. Әнә шулай итеп кызларының кул эшләреннән торган гаилә архивы барлыкка килде.
Ләйсән алты яшендә укырга керде. Дәресләрдән соң ул башлангыч сыйныфларда укытучы әнисе янына килеп, аның укучылары белән берлектә технология дәресләрендә утыра һәм төрле эшләнмәләр ясый. Кул бармаклары шулкадәр җитез һәм оста хәрәкәтләнә ки, барлык эшләре үзеннән өлкәнрәкләрдән күпкә яхшырак килеп чыга. Энә, ыргак энә белән бәйләү, бисер белән чигү дисеңме - алар барысы да аның өчен бик кызыклы, мавыктыргыч. Ул аларның барысын үзләштерергә тырыша һәм барысы уңышлы килеп чыга тора. Бисердан эшләнгән беренче эше - бүген әнисе бүлмәсен бизәп тора торган чәчәкле шамаил. Үзенә хас пөхтәлек, төгәллек белән һәр әйберне ул камиллек дәрәҗәсенә җиткерә, яңадан эшләү, төзәтүләр аны һич куркытмый, ирендерми. Түземлегеннән күпләр көнләшерлек.
Ләйсән дәресләрдән соң музыка дәресләре ала, төрле түгәрәк һәм студияләргә йөри. Барысына да ничек җитеште икән дип аптырыйсың. Әнисе белән аның девизы: "Эш күп булган саен, кеше күпкә өлгерә". Ул әнә шул нигездә эшли дә. Мәктәптә яхшы укый, ә буш вакытларында кул эше белән шөгыльләнә.
- Мин көннәр буе шулай шөгыльләнә алам һәм бик рәхәтләнеп! Ул миңа шатлык кына китерә. Шушы күнекмәләрем аркасында үз бүлмәмне, йортны теләгәнчә бизи, матурлый алам. Кыйммәт булмасалар да, мондый әйберләр башкаларда беркайчан булмаячак ич,- ди Ләйсән.- Ничектер бик кызыклы модель күрдем дә, әнинең иске кофтасын сүтеп, үземә яңасын бәйләдем. Эксклюзив түгелмени? Ә күптән түгел бизәкле оекбашлар киясем килде - алдым да бәйләдем: төсле, матур, нәфис оекбашлар барлыкка килде.
Ләйсән эреләренә караганда ваграк әйберләр бәйләргә ярата. Вакыт та күп кирәкми, нәтиҗәсе дә күз алдында. Бер тапкыр бәйләнгән шарлардан ахирәтемә муенса ясадым, менә дигән килеп чыкты үзе. Андый әйберләргә җеп күп кирәкми. Бүләкне үз кулың белән эшләүдән дә яхшысы юк, дип саный Ләйсән. Юкса, кемгә генә карама, бер үк төрле нәрсәләр. Болай барысыннан аерылып торасың.
- Шунысы да бар, вак әйберләр эшләү кул бармаклары моторикасын үстерә һәм акыл эшчәнлегенә тәэсир итә,- ди Ләйсән.
Тегү - Ләйсәннең аеруча яраткан шөгыле. Кече сыйныфта укыганда санитарка итеп сайлангач, кызыл хач белән чигеп, сумка тектем, аңа бинт, лейкопластырь салып, формасына китергән идем. Үсә төшкәч, кисү-тегү курсларын тәмамладым. Үземә яңа киемнәр: итәк, блузка, пиджак тегәргә өйрәндем, дип сөйли ул. Чыннан да, үзе теккән киемнәр аңа бик килешеп тора, барысы да үз урынында. Ә кием кию, гәүдәне дөрес тоту серләрен модельләр өчен студиядә үзләштердем. Музыка мәктәбен тәмамлаганда, чыгарылыш кичәсенә Ләйсән үзенә кием генә түгел, кулдан ясалган матур чәчәкләр белән бизәлгән чаршау да тегә.
Аннан соң әти-әнисе аңа заманча тегү машинасы алып бирә, Ләйсән исә аннан рәхәтләнеп файдалана. Абыйсы армиядән кайтуга аның бүлмәсен үзгәртеп куя: яңа пәрдә, карават япмасы тегә, мендәрләр ясый. Әлбәттә, армиядән кайткан кеше өчен менә дигән бүләк була бу!
- Гомумән, мин сюрпризлар яратам,- ди Ләйсән.- Ни генә булмасын, эшләп бетермичә, аны хәтта әниемә дә күрсәтмим. Миңа шулай кызыграк! Әнидән яшерү читен түгел, ул актарынмый. Мине бәладән коткара торган кечкенә шкафым бар.
- Дусларың арасында кул эше осталары бармы?
- Юк. Берәү дә моның белән шөгыльләнми.
Шул-шул менә, бүген кул эше белән шөгыльләнүчеләр санаулы гына. Ә менә кызларны ничек итеп бу эшкә тартырга?
Мин шушы сорау белән Ләйсәннең әнисе Әлфия Мөҗәһитовнага мөрәҗәгать иттем.
- Безгә бу сәләт гаилә геннарыннан киләдер, мөгаен. Һәр нәрсәгә иҗади якын килү - яшәү рәвеше кебек. Нәрсәгә күзем төшсә дә, аннан ни ясап буласын күз алдына китерергә тырышам. Ләйсән дә шундый. Өстәлгә җиләк-җимеш куйса да, ниндидер рәсемнәр барлыкка килә. Кызым - минем дәвамым. Мәктәп елларында үзем дә кул эшләре түгәрәкләренең берсен дә калдырмадым. Педагогия училищесында укыганда, ни генә эшләми идем. Бар нәрсә эшкә җигелә иде. Бер тапкыр өйгә кайткач әти шаяртып: "Син инде саламны да, тартмаларны да, түмәрләрне дә алып киттең, бозау гына калды",- диде.
Без төрле уенчыклар ясый, камырдан чәчәкләр әвәләп буйый идек. Кулга килеп кергән буш шешәләр бик кызыклы уенчык этләргә әйләнә дә куя. Безне рәсем сәнгатеннән бик талантлы педагог укытты, күп нәрсәгә аның ярдәмендә өйрәндек. Имтиханнарга әзерләнгәндә арысам, китапны читкә куеп нәрсә дә булса бәйләргә тотына идем. Бүләкләрне дә үз кулларым белән ясадым. Шунлыктан кызым үскәндә, мин аның һәр башлангычын хуплый, ярдәм итә килдем. Әйтергә кирәк, аның һәр нәрсәгә кулы ятып тора. Башлангыч сыйныфта укыткан укытучылары Сәгыйдә Фәләхетдиновна да кул эшләренә бик маһир кеше булды, ул да аларны шушы юнәлештә тәрбияләде. Җыеп кына әйткәндә, барысы кечкенәдән башланды, хәзер Ләйсән барысын үзе тегеп кия. Бу бик файдалы, ә ул акчаны саный белә. Ул бик таләпчән, шуңа кибеттән нәрсәдер сайлап алу бик проблемалы.
- Сезнең күңелгә аеруча хуш килгән әйберләре ниндиләр?
-. Иң очсызлы гадәти җептән җәйгә үзенә сумка бәйләгән иде, бик оригиналь килеп чыкты. Абыйсы туена бик күп әйбер ясады. Әйтик менә сандык - анда кияү белән кәләш акчасы салдылар. ЗАГСта Ләйсәннең балдаклар төшереп эшләгән зәвыклы мендәрен алып чыккач, бик күңелле булды. Ул теккән киемнәр дә матур чыга.
- Кыз бала тәрбияләүче әниләргә нинди киңәш бирер идегез? аеруча нәрсәгә игътибарны көчәйтергә?
- Әниләр кызларына үрнәк булырга тиеш. Тиктомалдан балага: "Тегене эшлә, моны эшлә",- диюдән файда юк. Әнием мине җайлы гына, ипле генә итеп һәр эшкә өйрәтте, кирәксә, киңәшләрен биреп торды. Ләйсән белән безнең дә нәкъ шулай. Иң мөһиме, баланың теләген бетермәү. Ни дә булса уңышлы чыкмый икән, бәла түгел. Балаларга ышанырга, мөстәкыйльлек бирергә кирәк. Без Ләйсән белән фикердәшләр дә, сердәшләр дә. Белгәнемчә, кайбер кызлар әти-әниләре белән тупас кылана, ачуланыша. Безнең арада беркайчан андый хәлнең булганы юк. Кая гына китмәсен, безне сагынып "смс"калар юллый, яратуын белдерә. Тәрбия нигезенә мәхәббәт һәм үзара хөрмәт салынырга тиеш.
- Ләйсән 2 нче гимназияне тәмамлады. Ул хәзер кайда укый?
- Казанда фәнни-тикшеренү технология университетының дизайн һәм программалы инженерия факультетында белем ала. Кием модельләре күрсәтергә дә өлгерде инде.
Тулай торакка урнашканда андагы шартлар канәгатьләнерлек түгел иде. Монда да барысын тәртипкә салды. Гомумән алганда, кыз бала өчен мөһим булганның барысын бирергә тырыштым: пешерә, юа, чигә-тегә - тагын ни кирәк! Акчаның да ничек табылганын, ничек тотарга кирәклеген белә. Шуңа күрә мин аны тыныч күңел белән Казанга җибәрдем.
Без дә үз чиратыбызда аңа уңышлар, бәхетле киләчәк телибез.
Елена Сельскова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев