Алабуга нуры

Шахмат уен гына түгел

Баланы бернинди максатсыз компьютер артында утырудан яки урамда трай тибеп йөрүдән ничек биздерергә?

Һәр гаилә бу мәсьәләне үзенчә хәл итә. Кемдер баласын бию түгәрәгенә, кемдер музыка яки сәнгать мәктәбенә, кемдер техник түгәрәкләргә йөртә. Кыскасы, мөмкинлекләр күп, һәркем үзенә ошаган шөгыльне сайлый ала. Табигый ки, бай ата-аналар өчен балага өстәмә белем бирү бернинди проблема тудырмый. Ә менә түләүле түгәрәк һәм секцияләргә йөртү мөмкинлеге булмаган гаиләләргә нишләргә? Моннан да чыгу юлы бар - ул да булса, шахмат уены. Шахмат уйнау - вакыт үткәрү өчен бер дигән чара, җитмәсә әле ул фикерләү сәләтен дә үстерә. Шәһәребездәге һәр мәктәптә шахмат дәресләре үткәрелү дә отышлы якларның берсе, шуный өстенә ул түләүсез алып барыла.

- Бу гаҗәп уен балаларга шатлык китерү белән бергә, аларның акыл сәләтен арттыра, кешене түземлелеккә өйрәтә, белемнәрне киңәйтә, уйларга, истә калдырырга, чагыштырырга, үзең ирешкән нәтиҗәләрне гомумиләштерергә өйрәтә, баланың ихтыяр көче, тырышлыгы арта. Ул мөстәкыйль рәвештә карарлар кабул итәргә күнегә, оттырган очракта күңел төшенкелегенә юл куймаска өйрәнә. Бер урында биш минут та тик тора алмаган гиперактив балалар өчен шахмат - менә дигән уен. Алар тынычрак була башлый, характерлары да ипләнә төшә,- ди 2 нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Люция Мортазина.

Буш вакытны шахмат тактасы артында үткәрү ата-ана белән баланы якынайта, төрле проблемаларны хәл итәргә булыша.

Алия Сираева

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: