Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Шайтан котырткан чакта

“Гражданин начальник, мин машинаны гына күчереп куям... Әниемнең (улымның, туганымның) туган көне, һәм мин бик аз гына... Шайтан котыртты... Барыгыз, җинаятьчеләрне тотсагыз яхшырак булыр... ” – кагыйдә буларак, руль артында аек булмаган хәлдә ЮХИДИ хезмәткәрләренә эләккән кешеләр үзләренең халәтен шундый сүзләр белән аңлата башлый.

Редакция хәбәрчесенә Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Илнар Әпсәләмов сөйләвенчә, Алабугада машина руле артына “салган” килеш утыручы кешеләр ике төргә бүленә. Берәүләр берсүзсез үз гаебен таный, нинди дә булса аклану белән, аңлатып бирә. Икенчеләрен “котырган” дип атап була.

– Машина йөртүчеләрнең бу төре закон вәкилләренә куркыныч белән янарга мөмкин, андыйлар өчен бездә кул богаулары әзер. Әле тагын аерым бер төре дә бар, алар “килешергә” маташа, ягъни ришвәт тәкъдим итә. Кагыйдә буларак, вазифаи затка акча биргән өчен җинаять җаваплылыгы каралганлыгы турында кисәтүгә, үз сүзләрен кире алалар, – ди Ильнар Илфак улы.

Автоинспектор әйтүенчә, гомумән, “исерек” йөрү – үтә куркыныч күренеш. Мәсәлән, шушы елның 3 июнендә нәкъ төн уртасында исерек берәү җитди юл-транспорт вакыйгасын китереп чыгарган. Чери Тигго” йөртүче 27 яшьлек егет, Гассар урамы буйлап Мәскәү урамына чыгып барганда, Лада-211440 автомобиленә юл бирмәгән һәм машиналар бәрелешкән. Нәтиҗәдә, 42 яшьлек ир-атның аягы авыр җәрәхәтләнгән. Гаепле, җитмәсә, моңа кадәр үк машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган икән.

– Административный Кодекс әлеге алкоголь яратучыга каршы көчсез, хәзер исә аның эше белән Җинаять Кодексы шөгыльләнә. Бу йөртүчегә карата, кабат исерек килеш машина йөрткәне һәм башка кешенең сәламәтлегенә зыян салганы өчен, җинаять эше кузгатылган. Аны өч елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, шуңа өстәп, иреген чикләүләре бар. Хәзер эш судка җибәрелгән, карар чыгарылмаган әле, – дип аңлаттылар ЮХИДИнең Алабуга бүлегендә.

Машина йөртүче аек булмаган хәлдә беренче тапкыр гына очраса, аны ике елга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган, өстәвенә 30 мең сум штраф салачаклар.

Хәзер саннарга карыйк. Алабуга полиция бүлегенең штаб башлыгы Сергей Балобанов әйтүенчә, 2019 елның беренче яртыеллыгында автоинспекция хезмәткәрләре исерек килеш машина йөртү буенча 157 беркетмә төзегән, бер ел элек бу күрсәткеч 177 иде.

– Шул рәвешле, исерек йөртүчеләрнең кимүгә таба баруын күзәтәбез. Тагын шунысы куандыра: быел ярты ел эчендә исерек йөртүчеләр тарафыннан кеше үлеменә китергән юл-транспорт вакыйгасын булдыру очраклары юк. Узган елда исә машина йөрткәндә аек булмаучылар гаебе белән 4 кеше һәлак булган иде. Шулай ук 2019 елда исерек мотоциклчыларның да юл-транспорт вакыйгасына тарыганы булмады, – диләр автоинспекция хезмәткәрләре. Тагын бер кызыклы дәлил: ЮХИДИның Алабуга бүлеге мәгълүматына карасак, безнең районда руль артында исерек хатын-кызлар ир-атлар кебек үк еш очрый, республика буенча күренеш бөтенләй башка.

Соңгы сүз урынына. ЮХИДИ белән кыенлыклардан тыш, аек булмаган килеш машина йөртүчеләр наркология бүлмәсе табибларына эләгә, анда аларны исәпкә куялар. Менә шулай, машина йөртү хокукын кире кайтарганга хәтле, андый йөртүчеләргә медицина-иҗтимагый комиссияне үзләренең “яшел елан”нан азат булуларына ышандырырга туры киләчәк.

ЮХИДИ матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев