Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘВЕФ-ХӘТӘР

Шишкин буаларында 20 яшьлек алабугалы батып үлгән

Бәхетсезлек кичә кич булган.

Кичә кич Алабугада фаҗига булган. Шишкин буаларында 20 яшьлек егет батып үлгән. Бәхетсезлек очрагы буаларның икенчесендә булган. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Дежурный пультына хәбәр 17.38 сәгатьтә килә. Фаҗига урынына ПСО-5 коткару төркеме килеп җитә. Яшь кешенең гәүдәсен 21.09 сәгатьтә 3 метр тирәнлектән күтәрәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, урын коену өчен җиһазландырылмаган. Буалар янында су коену тыелганлыгы турында аншлаглар эленеп тора.

Коткаручылар махсус билгеләнгән урыннарда гына коенырга киңәш итә. Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык чараларын үтәүгә карата булган тискәре караш еш кына бәхетсезлек очракларына, кешеләрнең үлеменә китерергә мөмкин.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев