Алабуга нуры

Социаль челтәрләр: яхшымы әллә яманмы?

Алабуга студентларының күпчелеге көн саен күп вакытын социаль челтәрләрдә утырып үткәрә. Социаль сораштыру нәтиҗәләре әнә шуны раслый.

Миңа калса, социаль челтәрләрдәге тормыш ялганга корылган. Яшьләр үзләре өчен идеаль төс-кыяфәт әмәлләп, үзләрен куркусыз тәти егетләр дип тасвирлый, ә аннан соң күрешер өчен килүдән баш тарта. Интернет челтәрләреннән файдаланучылар үзләренә чит-ят булган фәлсәфи статуслар уйлап таба һәм моны эчке дөньяларының чагылышы дип күрсәтә.

Тагын бер характерлы сыйфат: телгә йогышсыз һәм хәтта әшәке сүзләрне күпләп куллану. Кайбер хәрефләрне үзгәртү яки төшереп калдыру, имеш, сүзләр яңгырашын нәфисрәк итә. Социаль челтәрләрнең карарга оят рәсемнәр һәм видеоязмалар белән чуарлануы да яңалык түгел, анда ачыктан-ачык интим якынлыкка чакырулар да ят нәрсә түгел...

"Вконтакте" - бик популяр социаль челтәр. Мин дә аннан файдаланам һәм миңа анда катнашучыларның әхлакый кыйбласын ачыклау авыр түгел. Танышларымның берсе әйтүенчә, егет һәм кызларның яраткан алымы - аватарларда ымсындыргыч рәсемнәрдән файдалану. Алар статусларда да яңгыравык фразаларны кулланырга ярата. Әйтик: "Пескәем минем, мин сине шулкадәр яратам! Син минем - тормышым!"

Аннан соң "гаилә хәле" битенә күчәсең, анда да шундый ук күренеш кабатлана. Нинди гамьсезлек! Бу "баллы пар"ларның бер-берсе белән бөтенләй дә очрашырга омтылмавы беркемне дә шаккатыра алмый. Билгесез бер автор әйтмешли, "онлайндагы мәхәббәтенә серенада җибәрү өчен браузер тәрәзәсе төбендә сәгатьләр буе көтәргә әзер романтиклар дөньяда әлегә бетмәгән".

Файдаланучыларның һәрберсендә диярлек "Мин" альбомы бар, анда исә төрле урыннарда һәм төрле ракурсларда төшкән рәсемнәрдә үз-үзенә гашыйк йөзләрне табасың.

Кешеләр сәгатьләр буе монитор алдыннан китмәсен өчен, төрле мәгънәсез уеннар, күңел ачу чаралары уйлап чыгарыла, аноним фикерләр, группалар китерелә... Аларның кеше интеллектын үстерүгә бернинди файдасы юк.

Меңләгән һәм дистә меңләгән дуслары булган кешеләр мине аеруча шаккатыра, баксаң, чынлыкта аның дуслары бөтенләй юк. Алар рейтинг артыннан куып, "миңа ошый"ларны җыялар, күз яшьләрен "агызып" рәсемнәренә бәя куюны үтенәләр.

Сөйгәнең яки дустың белән "диварда" талашканыңны башкалар күрми, укымый дип ялгыша күпләр. Нинди беркатлылык! Әйтерсең, аны күзгә-күз карап сөйләшеп булмый! Әлбәттә инде, мондый бәндәләр үз персоналарына кызыксыну уяту өчен, эчендәгесен тышка агызып чыгарырга әзер.

Ясалма тормыш Алабуга студентлары арасында популярмы-юкмы, ул аларны үзенә ни дәрәҗәдә "суырган" икәнлеген ачыклау өчен, мин КАИ, ИСГЗ, Алабуга институтларында белем алучы 83 кешедән сораштырып шуны белдем: "Сез нинди дә булса социаль челтәрдә теркәлгәнме?" дигән сорауга 80 кеше (96,4%) уңай җавап бирде. Социаль челтәрләрдә утыручыларның 70 проценты көн саен берничәшәр сәгать, 24е атнага берничә тапкыр, нибары 5 се генә "бик сирәк" утыручылар булып чыкты.

"Социаль челтәрләр сезне нәрсәсе белән кызыксындыра?" дигән сорауга 53 процент студент үзләре кызыксынган кешеләрнең шәхси тормышы турында белүләре, фоторәсем караулары, чиреге анекдотлар укуы, статуслар, комикслар каравы, музыка тыңлавын, 15 проценты дуслары белән аралашуын, нибары 6 кеше лекцияләр, семинарларга биремнәр эзләвен әйтте.

Ни кызганыч, кешеләр виртуаль дөньяның уен, тамаша булуын аңламый яки аңларга теләми. Ни генә булмасын, бик күп танышларым укудан кайткач, беренче эш итеп үзләре яраткан битне ачып, барлык эшләрен онытып, көннәр буе диярлек зур мәхәббәт белән мониторны иркәли, шуңа багына. Мин әлегә Контактта утыруның мәгънәсезлеген төшенеп, аннан читләшкән бер генә кешене беләм.

Әлбәттә, челтәрләрдә син барысына да ия була аласың һәм шул ук вакытта бар нәрсәдән мәхрүм дә каласың: синең алда күпләгән мәхәббәт аңлатулар, фоторәсемнәр, төрле язмалар... әмма без чын тормыш турында, аның чын дусларың янәшәсендә генә ямьле, чын мөнәсәбәтләр, тәэсирләр туганда гына күңелле булуын онытабыз.

Гөлшат МОРТАЗИНА,

АИ К(П)ФУ студенты

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 май 2018 - 15:18
    Росреестр күршеләр белән дуслашырга ярдәм итә Бакчада барлыкка килгән проблеманы хәл итер юллары турында Татарстан Росреестр хезмәткәре Аделя Хазеева сөйләячәк.
    10
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:12
    ЯЗЫЛЫРГА АШЫК! 2018 елның II яртыеллыгына “Алабуга нуры” һәм “Новая Кама” газеталарына язылу башланды.
    9
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Киңәшле эш таркалмас Алабугада беренче тапкыр шәһәр күләмендә ата-аналар җыелышы булды. Анда ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгать оешмалары, мәктәп һәм балалар бакчаларының ата-аналар комитеты вәкилләре бар иде.
    16
    0
    0
  • 22 май 2018 - 14:58
    18 майда Халыкара Музейлар көне үтте. Музей-тыюлык хезмәткәрләре Ленин мәйданында Музейлар көненә багышланган бәйрәм үткәрде.
    10
    0
    0
  • 22 май 2018 - 11:39
    Бүләкләделәр Бүген шәһәр киңәшмәсен Геннадий Емеләянов бүләкләүдән башлады
    18
    0
    0
  • 19 май 2018 - 12:31
    Бүген "Игътибар мотоциклист" Бөтенроссия акциясе үтә. "Төнге бүреләр" һәм мотоклуб әгъзалары акция кысаларында автомобиль йөртүчеләргә листовкалар таратты.
    28
    0
    0
  • 17 май 2018 - 17:27
    БАЛАЛАРГА ТАМАША 18 майда Алабуга дәүләт музей-ядкарьлегендә “Музейлар көне – безнең бәйрәм” дип аталган сәхнәләштерелгән тамаша булачак.
    36
    0
    0
  • 17 май 2018 - 17:24
    КУРЧАКЛАР БҮЛӘК ИТКӘН Алабуга музей-ядкарьлеге фонды гадәттән тыш курчаклар тупланмасы белән тулыланды.
    37
    0
    0
  • 23 октябрь 2017 - 14:24
    Защити себя!
  • 19 май 2018 - 12:31
    Бүген "Игътибар мотоциклист" Бөтенроссия акциясе үтә. "Төнге бүреләр" һәм мотоклуб әгъзалары акция кысаларында автомобиль йөртүчеләргә листовкалар таратты.
    28
    0
    0
  • 22 май 2018 - 11:39
    Бүләкләделәр Бүген шәһәр киңәшмәсен Геннадий Емеләянов бүләкләүдән башлады
    18
    0
    0
  • 22 май 2018 - 15:00
    Киңәшле эш таркалмас Алабугада беренче тапкыр шәһәр күләмендә ата-аналар җыелышы булды. Анда ике йөздән артык кеше катнашты. Алар арасында җәмәгать оешмалары, мәктәп һәм балалар бакчаларының ата-аналар комитеты вәкилләре бар иде.
    16
    0
    0
Ночной режим